“Бизнес-десант“ Аксубайга төшә
6 декабрьдә Аксубайда киң күләмле "Бизнес-десант" чарасы оештырыла. Аның кысаларында эшмәкәрлек эшчәнлеген киң яктырткан һәм киң җәелдергән семинар үтә. Чарада профессиональ бизнес-тренерлар, уңышлы эшмәкәрләр, салым, юриспруденция һәм сату-алу эшчәнлеге тармагына кагылышлы кануннар буенча экспертлар командасы, шулай ук Татарстан Республикасы эшкуарларына ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре катнаша. Семинарда катнашу - ул эшмәкәргә...
6 декабрьдә Аксубайда киң күләмле "Бизнес-десант" чарасы оештырыла.
Аның кысаларында эшмәкәрлек эшчәнлеген киң яктырткан һәм киң җәелдергән семинар үтә. Чарада профессиональ бизнес-тренерлар, уңышлы эшмәкәрләр, салым, юриспруденция һәм сату-алу эшчәнлеге тармагына кагылышлы кануннар буенча экспертлар командасы, шулай ук Татарстан Республикасы эшкуарларына ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре катнаша.
Семинарда катнашу - ул эшмәкәргә үз эшен алып баруда кызыксындырган сорауларга тулы аңлатмалар һәм Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылган дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүматлар алу.
"Син - эшмәкәр" тренингы семинарның икенче өлеше булып тора. Аның максаты - үз эшләрен башлап җибәрергә планлаштырган актив, булдыклы яшь кешеләрне өйрәтү. Тренингта катнашучыларга үз бизнесы өчен идеяны ничек сайларга кирәклеген, бизнес-планны төзү һәм аны гамәлгә ашыру өчен кайдан акча табу хакында аңлатачаклар.
Эшләрен уңышлы алып барган һәм яңа башларга теләгән кешеләрнең, инициативалы затларның, потенциал эшкуарларның "Бизнес-десант" чараларында актив катнашулары сорала. Теркәлү вакыты 10:30 сәгатьтә. Чара шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 13 йорт адресы буенча Яшьләр үзәгендә үтә.
Фото: pp.vk.me
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев