Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Рәсми

Бөек Ватан сугышы ветеранына – подписка

Район башлыгы Камил Гилманов Бөек Ватан сугышы ветераны, районның Мактаулы гражданины Елисей Мурзич Тимирясовка 2017 елның беренче яртыеллыгына подписка бүләк итте.

Шул рәвешле ул район гәзитенә язылу кампаниясен һәм кичәгесе көннән башланган язылу Ункөнлеген хуплады. Камил Камал улы, ветеранга гына түгел, үзенең әнисенә дә подписка рәсмиләштереп, "ТАТМЕДИА" АҖнең #Подпиширодителей#подпишиблизких акциясенә беренчеләрдән булып кушылды.

- Районның ничек яшәве, үсүе, авыл хезмәтчәннәренең ничек хезмәт куюы белән хәбәрдар булу өчен районда һәр йортка "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" гәзитләре килергә тиеш. Әти-әнисенә, янәшәдә яшәүче сугыш ветеранына, тыл хезмәтчәненә подписка рәсмиләштереп, районның һәр кешесе безне хупларга тиеш. Подписка рәсмиләштерү ул - иң олы бүләк, чөнки гәзит адресатка атнасына ике тапкыр киләчәк, бу аны алып укучы өчен дә, яздыручы өчен дә икеләтә күңелле, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе.

Елисей Мурзич - педагогик хезмәт ветераны, ул озак еллар район ветераннары Советын җитәкләде, район гәзите - аның иң яратып укый торган басмасы икән, бу хакта ул горурланып әйтә. Ә инде аңа язылу кәгазен район башлыгы кулыннан алу - икеләтә бәхет.

- Гәзитне көтеп алам, бер генә җөмләсен дә төшереп калдырмыйча укып чыгам. Район гәзите белән озак еллар хезмәттәшлек итәм - еллар узу белән китапка кертелгән беренче язмаларым нәкъ менә аның битләрендә дөнья күрде, - дип сөйли ветеран.

"Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" гәзитләренә язылу ункөнлеге кичәгесе көннән старт алды. Бары тик 11 декабрьгә кадәр генә район гәзитләренә ташламалы бәядән - 525 сум 72 тиенгә язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев