Ирле-хатынлы Ковряковлар 36 ел бер-берсенә терәк һәм кирәк булып тату гомер итәләр
Минем гаиләм - минем терәгем

Ирле-хатынлы Ковряковлар 36 ел бер-берсенә терәк һәм кирәк булып тату гомер итәләр

Эш сөючән, тырыш механизатор, Сабан туе-2024 кыр батыры Владимирны һәм Аксубай православие чиркәве хисапчысы, ачык күңелле, тыйнак Антонинаны районда күпләр белә һәм ихтирам итә.

Бу гаилә безнең редакция өчен дә бик таныш. Антонина 15 елга якын безнең коллективта рус газетасында корректор булып эшләде, ә районның иң алдынгы комбайнчыларының берсе, күп кенә сезоннарның урак батыры Владимир турында без аның уңышларына сөенеп бик еш язабыз.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан без аларда кунакта булдык. Ковряковлар йортында аерым мохит хөкем сөрә, биредә җылы, уңайлы һәм бер-беренә карата кайгыртучанлык яши. Балалары үсеп буй җитеп, туганүскән ояларыннан таралышкан инде, ир белән хатын икәү генә калганнар, әмма бүген дә аларның бер-берсенә карата ярату хисләре сүнмәгән. Антонина белән Владимир кешеләргә ачык, алар йортыннан кунаклар өзелми, күрше-күлән белән дә яхшы мөгамәләдә яшиләр, дуслары да күп – хуҗабикә аларга һәрвакыт җиңеллек һәм аерым кунакчыллык белән табын әзерли.

Антонина тумышы белән Яңа Чишмәдән. Аксубай турында студент елларында белә. Казан кооператив техникумында укыган вакытта, төркем җитәкчесе, яхшы студент, тәртипле һәм тыйнак кызны Аксубай районына практикага җибәреп, анда яхшы кешеләр яши дип әйтә.

– Мин моңа инандым, булачак иремә генә гашыйк булып калмадым, районны да яраттым. Биредә халык, чыннан да, яхшы күңелле. Без Володя белән танышкан көнне, минем өстемдә үз кулларым белән тегелгән итәк һәм ак кофта иде. Мин күп балалы гаиләдән булганга, үземә ниндидер кыйммәтле киемнәр алырга мөмкинлек юк иде, – дип искә алып сөйли Антонина. – Ә Володя бер күрүдә үк минем күңелемне яулап алды – дулкынлы чәч, энәдәнҗептән киенгән. Аңардан иген исе аңкый иде – бу иң кыйммәтле хушбуйга тиң иде. Мине биергә чакыргач, мин өстемдәге киемемнән оялдым, ә ул аңа бөтенләй карамаган икән, аның йөрәген минем чәч толымнарым яулап алган.

Романтик язышулар бер ел дәвам итә. Чираттагы хат килгәч, Антонинаның абыйсы, ул Казанда укыганда абыйсында яши, сеңлесеннән егете белән язышкан хатларны күрсәтүен сорый.

– Әлбәттә, мин оялдым, – ди Антонина, – хатның эчтәлегеннән түгел, ә хаталардан. Абый ул вакытта авиация институтында укыта иде, бик грамоталы, кырыс, аз сүзле иде. Әмма, хатны ахырынача укып чыккач, ул үз карарын чыгарды: мин синең язмышыңны бу кешегә ышандырам, ул бик яхшы егет, диде. Һәм башка бу мәсьәләгә әйләнеп кайтмадык.

– Тормыш иптәшемне бик яраттым һәм яратам, – ди Владимир, җәмәгате Антонинаның чәй ясаганын күзәтеп – Аны беренче тапкыр күрүгә үк гашыйк булдым, бер ел буена арабызда җылы мәхәббәт хатлары йөрде. Ә киләсе елның сентябрь аенда, Яңа Чишмәнең кайдалыгын да белмичә, апамның ире белән яучы булып киттек.

Һәм кинәт ир белән хатын көлешәләр. Алар бу ярәшү вакыйгасын еш искә алалар икән.

Тоня ул көнне мунча яга һәм көянтә-чиләкләр белән су ташый. Кинәт ерактан ике кешенең үзләренә таба атлавын күреп ала, сөйгәнен йөрешеннән таный һәм йөрәге дөп-дөп тибә башлый. Ул көянтәчиләкләрен мунча янында ыргытып калдырып, өйгә әнисе янына йөгереп керә һәм «киләләр!», дип әйтә. Әнисе тәрәзә янына килеп, ике яшь кешенең килгәнен күзәтә. Берсе – озын күн плащтан, ә икенчесенең җилкәсендә магнитофон була һәм ул «блатнойлар!», дип башын чайкый. Әмма сөйләшү вакытында кунакларның ниятен бәяли һәм беренче тәэсирләрнең ялгыш булуын аңлый. Шул ук кичне бөтен туган-тумача җыелыша һәм корылган табын артында туй көнен билгелиләр.

Антонинаның гаиләсе зур була, әти-әнисе фронтовиклар, бер апасы һәм җиде ир туганы. Ә Володя 14 яшендә ятим кала, әнисе 44 яшендә инсульттан кинәт үлеп китә, ә әтисенең тормышка үз планнары була һәм үсмер әбисе белән яшәп кала. Менә ул Тоня өчен кайнана була да инде. Аның холкына һәм тәртибенә яраклашу, дөресен генә әйткәндә, җиңел булмый. Гаиләнең үз уставы язылган була. Әмма яшь килен һәрвакыт ярарга тырышып, үпкә-рәнҗешләргә игътибар итмичә, бар эшне дә ничек кирәк шулай башкара. Әбисенең яшь хатынга чираттагы ризасызлык белдерүеннән соң, ир акыллы фикер йөртеп, әбисеннән хатынына бәйләнмәвен сорый һәм шуның белән нокта куя. Чөнки аңа аларның икесе дә бик кадерле була.

Антонина көндәлек эшләрдә күпкә зирәгрәк һәм тәҗрибәлерәк булган әбисе белән иреннән күп нәрсәгә өйрәнгәнен рәхмәт сүзләре белән искә ала, чөнки тормыш иптәшенә йортта яшүсмер вакыттан ук хуҗалык эшләрен мөстәкыйль үзләштерергә туры килә. Ә еллар үтү белән Антонина әбинең иң яраткан килененә әйләнә, хәтта ул оныкчыкларын тәрбияләшергә дә булыша.

Тормыш булгач төрле хәлләр була.

– Бервакыт Володя гөмбә җыеп кайтты һәм миннән аш пешерүемне сорады. Ә безнең Яңа Чишмә районында урманнар юк диярлек, без гөмбә җыеп үсмәдек. Мин аларны чистарттым, юдым һәм шул килеш пешердем. Һәм моннан мин мәңгегә сабак алдым – гөмбәне дөрес әзерләргә өйрәндем, чөнки ирем гөмбә ярата. Берәр нәрсәне белмим икән, һәрвакыт Володядан киңәш сорыйм, – ди Антонина.

Ир белән хатын, тормышларында җитди талашулар булганмы, юкмы, тәки исләренә төшерә алмадылар. Владимир, шаяртып, хатынының аны өйрәтергә, ә Антонина, җәмәгатенең еш кына бәхәсләшергә яратуы турында әйттеләр.

Авыр туксанынчы елларда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә айлар буе эш хакы түләмәсәләр дә, Владимир Ковряков яраткан эшен ташлап, нефть кампаниясенә яисә себергә китми. Гәрчә җаваплы һәм тәҗрибәле механизаторны теләсә кайсы тармакка биш куллап алган булырлар иде һәм хәтта йөртүче буларак кына да түгел. Чөнки шул ук комбайнны ул күз йомып та сүтепҗыя ала.

Әмма гаиләне карарга, ашатырга кирәк була. Антонина, гомере буена иренең ышанычлы җилкәсе артында яшәвен таный. Зиннәтле тормышта яшәмәсәләр дә, тормышлары кешенекеннән бер дә ким түгел. Володя һәрвакыт табучы була. Өйдә Антонина ипине үзе сала, ул пешергән камыр ризыклары белән чәй эчәргә бөтен урам баласы җыела. Балалары компот һәм кайнатма өчен җиләкҗимеш җыярга булышалар, бакчада үстерелгән яшелчәләрдән кышлыкка төрле салатлар әзерләнә, кыярпомидор тозлана. Шул ук вакытта балалар әниләреннән хуҗалык эшләре серләрен дә үзләштерәләр.

Туксанынчы елларда күпләр малтуар тотып тормышны алып баралар. Ковряковлар хуҗалыгында сыер да, итлеккә үгез дә асрала. Өйдә барлык эшләр дә ире һәм балалар белән бергә башкарыла. Гаилә башлыгының дуслары да ярдәм кулы сузалар.

– Комбайнчылар – ул аерым тугандашлык. Без район басуларында гына эшләп калмадык. Урак өстендә бер генә сәгатьне дә әрәм итәргә ярамый иде. Бик тату яшәдек, төнлә бергәләп печән алып кайтып, аны сарай башына тутырып куя идек. Кыскасы, бөтен эштә бер-беребезгә ярдәм итәргә тырыштык, – дип искә ала Владимир.

36 ел дәвамында, теләсә кайсы гаиләдәге кебек, алар тормышында да шатлыгы да, борчулары да була. Владимир юл вакыйгасына дучар булгач, Антонина Аллаһтан иренең аякка басуын сорый. Ә хастаханә койкасына береккән ир, хатыныннан аңа борчу-мәшәкатьләр китергәне өчен гафу үтенә. Шунда ук, ничек анда комбайнчылар, басу-кырлар, дип кызыксына. Бер ай дигәндә, үҗәтлеге һәм ихтыяр көче ярдәмендә аягына баса һәм, урып-җыюны бөтенесе белән бергә башлар өчен, больничныйны ябуларын сорый.

Акчасыз авыл хуҗалыгында эшләү тагын да катлаулырак була бара, өлкән балалар югары уку йортларында белем алалар һәм аларга ярдәм кирәк була. Ул вакытта Володя катлаулы карар кабул итә – газ хезмәтенә эшкә урнаша. Әмма яраткан һөнәреннән баш тарта алмый һәм җитәкчелек белән килешү буенча урып-җыю сезонында берьюлы ике эшне башкара.

Ковряковлар балаларын үзләренең төп байлыклары дип саный. Алар элеккечә, намуслы фидакарь хезмәт өчен бирелгән дүрт фатирлы йортта яшиләр.

Ковряковларның өч баласы да ярату һәм наз тоеп үсәләр. Хезмәттә һәм әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнәләр. Гәрчә кыр эшләре чорында әтиләрен еш күрмәсәләр дә. Ул иртән балалары йоклаганда эшкә чыгып китә, эштән кайтканда инде алар йоклый торган була.

Ковряковлар ике улларын һәм кызларын үз үрнәкләрендә гаилә кыйммәтләренә һәм дингә ихтирам белән тәрбияләп үстергәннәр. Өч балалары да чиркәү каршындагы якшәмбе мәктәбенә йөргән. Мәктәптә дә “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укыганнар. Малайлар спорт белән мавыкканнар. Кечесе – 25 яшьлек Иван, бүгенге көнгә кадәр Казанда эшләп һәм яшәп, Аксубай районы өчен футбол командасында уйный. Өлкәне – Сергей, өйләнгән, хатыны белән бергә төзелеш бизнесында эшлиләр. Кызлары – Наталья, Ульяновскида яши, укыту үзәгендә белгеч булып эшли. Ул әти-әнисенә онык бүләк иткән – Марк, шәһәрдә яшәсә дә, үзен Аксубайныкы дип саный, чөнки әнисенең туган җирендә дөньяга килгән, яраткан әбисе һәм бабасы янына кайтырга ярата.

– Бәхет күктән төшми, аны үз кулларың белән таба белергә кирәк, катлаулы тормыш юлында бербереңә юл бирә, бер-береңне ишетә белү мөһим. Ләкин аның төп өлешен еллар аша сыналган мәхәббәт алып тора, – дип саныйлар Ковряковлар.

Механизаторның эш көне ничек кенә авыр булмасын, Володя тормыш иптәше янына кыр чәчәкләре бәйләме белән кайта, ә хатыны аны тәмле кичке аш әзерләп каршы ала.

– Аллаһ кушканча яшибез, аның ихтыярыннан башка берни дә эшләп булмый! Аллаһка рәхмәт! – дип шөкерана кыла ир белән хатын


Нет комментариев