Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Кәкре Күл мәктәбендә узган семинарда белем бирүдә дәвамлылык мәсьәләсе каралды

Көн тәртибендә төп мәсьәлә булып мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирүнең дәвамлылыгын гамәлгә ашыру мәсьәләсе торды

Район балалар бакчалары һәм мәктәпләр каршындагы мәктәпкәчә төркемнәр җитәкчеләре бу эшнең үзенчәлекләрен яңа федераль программалар кертү шартларында карадылар.
Семинарда өч ачык дәрес бирелде: 1 сыйныфта математика дәресе (укытучы Татьяна Голованова); мәктәпкәчә төркемдә дәрес (тәрбияче Марина Башатова) һәм “Тылсым урманына” дәресе (тәрбияче Зөлфия Идиятуллина).

Семинарда катнашучылар ассызыклаганча, ФГОС проект эшен киңрәк кертүне таләп итә. Кәкре Күл мәктәбендә мондый эшчәнлек балалар бакчасыннан башлап алып барыла. Моны раслау өчен семинарда мәктәпкәчә белем бирү оешмасы тәрбияләнүчесе Артем Киреевның “Тәрәзәдәге бакча”, беренче сыйныф укучысы Милана Сидорованың “Өстәл уеннары дөньясы” (укытучы Татьяна Голованова); икенче сыйныф укучысы Алена Анищенконың “Минем аквариум” (укытучы Гөлсирә Даутова); һәм 4 сыйныф укучылары Кирилл Исаенков һәм Арсения Крайнованың мөстәкыйль ясалган Кояш системасы моделе (укытучы Татьяна Чубурова) проектлары тәкъдир ителде.

Мәктәп театрының яшь актерлары Гөлсирә Даутова җитәкчелегендә “Аулак ей” фрагментын күрсәттеләр.

Чара Марина Башатова оештырган “Халык уенчыгы” осталык дәресе белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев