Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Яшь армиячеләр авыл һәйкәлен тәртипкә китерделәр

Иске Тимошкино мәктәбенең яшь армиячеләр отряды «Геройга исемен кайтар» тарихи хәтерне саклау акциясенә кушыла.

Тарихи хәтерне саклау буенча Бөтенроссия акциясе кысаларында беренче акт авыл җирлеге обелисклары территорияләрен җыештыру булды. Балалар аларны кардан чистарттылар, кыш дәвамында җыелган чүп-чарны капчыкларга җыйдылар, кызлар обелисктагы язуларны сөрттеләр.

– Истәлекле урынны төзекләндерү – җиргә тынычлык кайтарган һәркемгә рәхмәт йөзеннән без эшли алырлык кечкенә әйбер, – диләр яшь армиячеләр. – Чөнки обелискта – якыннарыбызның – бабаларыбызның, авылдашларыбызның исемнәре язылган. Алар Ватанны саклаганда һәлак булганнар, Җиңү белән кайтканнар һәм соңыннан төрле вакытта сугыш яраларыннан вафат булганнар.

Акция халыкка илебезнең бөек тарихы турында искә төшерергә һәм кешеләрнең игътибарын хәрби каберлекләрнең, обелискларның һәм мемориалларның торышына юнәлтергә, иреклеләрне җыештыруга җәлеп итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев