Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Самавырга кунакка

Аксубайның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы экологик марафон кысаларында җәйге сезонны тәмамлый. 12 сентябрь көндез үзәк паркта "Самавырга кунакка" чарасы узачак. Монда тематик экопалаткалар урнаштырылачак. Аларның берсендә чәйнекләр һәм самавырлар күргәзмәсе үтәчәк, барлык теләүчеләр дә үзләренең самавыр яки чәйнекләрен тәкъдим итеп приз ота алачак. Икенче палаткада кунакларны гөлләмәләр, өченчесендә - төрле формадагы...

Аксубайның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы экологик марафон кысаларында җәйге сезонны тәмамлый.

12 сентябрь көндез үзәк паркта "Самавырга кунакка" чарасы узачак. Монда тематик экопалаткалар урнаштырылачак. Аларның берсендә чәйнекләр һәм самавырлар күргәзмәсе үтәчәк, барлык теләүчеләр дә үзләренең самавыр яки чәйнекләрен тәкъдим итеп приз ота алачак. Икенче палаткада кунакларны гөлләмәләр, өченчесендә - төрле формадагы яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрдән ясалган (монда аксубайлылардан бакча "шедеврларын" көтәләр - чөнки кайвакыт табигать бергә үрелеп үскән кишер һәм хәтта йөрәк формасында бәрәңге тудыра) көзге фантазия белән сөендерәчәкләр.
Дүртенче палаткада бәйрәм катнашучыларына көзге байлык - кайнатмадан алып тозланган әйберләргә кадәр тәкъдим ителәчәк, бишенчесендә - клиндер, коймак һәм печенье белән фито-чәйләрдән авыз итеп булачак. Һәр палаткада китаплар күргәзмәсе урын алачак, конкурслар һәм викториналар үткәреләчәк. Шуның өстенә теләүчеләрнең барысына да рецептлар өләшәчәкләр. Китапханә системасы, әлбәттә инде, кунакларны катнашканнары һәм экомарафонны хуплаганнары өчен истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләячәк. Шулай ук авыл җирлекләренә - иң матур чишмә өчен, ә авыл китапханәләренә иң яхшы экологик чара өчен бүләкләр тапшырылачак. Бәйрәм кунакларын район Мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзерләгән концерт программасы көтә.
Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев