Балалар иҗат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр район Мәдәният йорты сәхнәсендә Әниләр көне уңаеннан концерт оештырдылар.
Зал халык белән тулы иде - балалары һәм оныклары чыгышын карарга бөтен район үзәге кешесе килгән. Бию, җыр һәм уен кораллары бүлекләренә йөрүче балалар сәхнәдә бер-берсен алыштырып, матур чыгыш ясадылар. Дүрт-алты яшьлек иртә-эстетик төркем балалары да әниләрен шатландырдылар. Һәр чыгыш яраткан әниләргә багышланды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров район башлыгы исеменнән әниләрне кайнар котлады. - Әниләр безне гомер буена озатып киләләр - безнең уңышларыбызга куаналар, игелекле эшләргә этәрәләр. Бөтен наз-сөюләрен безгә бирәләр. Барлык әниләр алдында да баш иям, - дип белдерде ул. Программа соңында иҗат мәктәбенә йөрүчеләр һәм аларның укытучылары сәхнәгә чыгып, әниләр турында дулкынландыргыч җыр башкардылар. Кечкенәләре исә тамаша залына төшеп, әниләренә шарлар бүләк иттеләр.
- Кадерле әниләр, талантлы балалар тәрбияләгәнегез өчен безнең коллективның рәхмәте чиксез. Сезгә сәламәтлек, бәхет телибез, бары тик сабыен чиксез яраткан ата-ана гына, баласының талантын ачып, аңа ярдәм кулы суза ала, - дип ассызыклады сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Нет комментариев