30 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Район гәзитенә язылу арзаная
"Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" гәзитләренә 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу дәвам итә.
-
Интернатта бәйрәм
Өлкән кешеләр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында да әниләр бәйрәмен билгеләп үттеләр. Әбиләр һәм әниләр самавырлы мул табын артына утырыштылар. Әниләре исән чактагы иң якты хатирәләрне, ана булу бәхетен татыган хисләрне искә төшерделәр. Интернат-йорт хезмәткәрләре ялгызларга туганнарының һәм балаларының игътибарын һәм хөрмәтен алыштырырга тырышалар. Һәм, әлбәттә инде, бер генә бәйрәм...
-
Әнинең тырышлыгы белән генә исән калдык
Районның ветераннар Советына сугыш еллары истәлекләрен үз эченә сыйдырган китап өчен язмалар килә тора. Аларны Бөек Ватан сугышы ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең балалары һәм оныклары яза. Әлеге күңелләрне тетрәндергән фаҗигале тарихи язмалар басмада урын алачак, ә сюжет геройлары бездән соң килгән буыннарга да билгеле булачак. Материаллар туплау дәвам итә, шулай ук...
-
Кыш Бабай туган көнен билгеләп үтте
Кыш бабайның Туган көне балалар арасында зур яңгырашка ия булды. Кыш бабайның туган көне уңаеннан игълан ителгән балалар иҗаты бәйгесеннән алган тәэсирләр сүнеп тә бетмәде, аксубайлылар кабаттан әлеге вакыйгага багышланган театральләштерелгән тамашага җыелдылар. Тантанада катнашучылар һәм аларның әти-әниләре район бәйгесенә тәкъдим ителгән кулдан ясалган әйберләр, рәсемнәр күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар....
-
Күп балалы гаиләләргә – бүләкләр, инвалидларга – азык-төлек пакетлары
Әниләр көне алдыннан Хәйруллинның Хәйрия фонды Аксубайда булып китте. Фонд вәкилләре аның җитәкчесе Ирина Волостнова исеменнән районның барлык хатын-кызларын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм мөһим вакыйга - инвалидлар ункөнлеге якынлашуы хакында искәрттеләр. Бу ике дата аларның районга сәфәренә сәбәп булды. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегендә аксубайлылар белән җылы очрашу...
-
Әнкәйләр хөрмәтенә
Балалар иҗат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр район Мәдәният йорты сәхнәсендә Әниләр көне уңаеннан концерт оештырдылар.
-
Балалар сәнгать мәктәбеннән (БСМ) Аксубай әниләренә багышланган концерт