Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кыш Бабай туган көнен билгеләп үтте

Кыш бабайның Туган көне балалар арасында зур яңгырашка ия булды. Кыш бабайның туган көне уңаеннан игълан ителгән балалар иҗаты бәйгесеннән алган тәэсирләр сүнеп тә бетмәде, аксубайлылар кабаттан әлеге вакыйгага багышланган театральләштерелгән тамашага җыелдылар. Тантанада катнашучылар һәм аларның әти-әниләре район бәйгесенә тәкъдим ителгән кулдан ясалган әйберләр, рәсемнәр күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар....

Кыш бабайның Туган көне балалар арасында зур яңгырашка ия булды.

Кыш бабайның туган көне уңаеннан игълан ителгән балалар иҗаты бәйгесеннән алган тәэсирләр сүнеп тә бетмәде, аксубайлылар кабаттан әлеге вакыйгага багышланган театральләштерелгән тамашага җыелдылар. Тантанада катнашучылар һәм аларның әти-әниләре район бәйгесенә тәкъдим ителгән кулдан ясалган әйберләр, рәсемнәр күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар. Аксубайдан 9 яшьлек Иван Иванов иҗат иткән Кыш бабай "йорты" искиткеч иде. Иске Чуаш Адәмсуыннан Лариса Романова һәм Яңа Ибрайдан Таңсылу Гарифуллина эше дә шулай ук югары бәяләнде. Балалар кулы белән ясалган яңа елның төп герое яшәгән "өйләр", аның "эш урыннары", бизәлгән чыршы, чаналар, уенчыклар һәм башка бик күп иҗат эшләре игътибарны җәлеп итте. Балалар фантазиясенең иге-чиге юк. Әлбәттә инде, аларга әти-әниләре дә методик һәм практик ярдәм күрсәтми калмаганнар - композицияләрнең барысы да күз алмаслык.

Тантанада катнашучылар игътибарына "Рәсем сәнгате" номинациясендәге эшләр дә тәкъдим ителде. Жюри алар арасыннан иң яхшы өч рәсемне сайлап алды. Мюдтан Анжела Лимонованың Кыш бабайның Туган көне темасына ясалган рәсеменә беренче урын бирелде. Район үзәгеннән 6нчы сыйныф укучысы Эльвира Яруллина эше - икенче, Иске Мокшинодан Дарья Наумова эше өченче урынга чыкты.

Сәхнәдә чын әкияти дөнья башланды. Балаларның яраткан әсәрләре персонажлары - Гномнар, Кар бөртекләре яшь аудиториянең кәефен күтәрделәр.

Башта тамашага комачау итәргә теләгән сихерче карчык та, яхшылык һәм игелек мохитендә үзенең начар ниятеннән кире кайтып, чара соңында җыр башкарды хәтта. Тамашачылар күптән түгел булып узган балалар иҗат бәйгесе җиңүчеләре һәм призерлары Дарья Наумованы, Элина Тербукованы, "Кояшкай" (район үзәге), "Балкыш" балалар хорын, шулай ук "Нәфис сүз" номинациясендә аерылып торган Дмитрий Бульбов һәм Аделина Карпованы җылы каршыладылар. "Денс-Тайм" бию төркеме үзенең иске ел белән саубуллашуны тасвирлаган ялкынлы биюе белән тамашачыларны чираттагы тапкыр шатландырды. Тантананың төп герое - Кыш бабай белән очрашу да онытылмаслык булды. Ул балаларга чын күңеленнән изге теләкләрен җиткерде, акыллы, игелекле булырга чакырды. Кыш бабай балалар янына оныгы Кар кызын да алып килергә онытмаган, алар икәүләшеп яшь аудиторияне сәламләделәр. Кыш бабайның Туган көне күңелле һәм онытылмаслык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев