Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Авыл сәхнәләрендә – хисап концертлары

Районда авыл җирлекләренең иҗат отчетлары төгәлләнде. Февральдә "Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам" проекты кысаларында җирлекара эстафета старт алган иде. Әлеге чорда егерме иҗади кичә оештырылды. Кичәләр гөрләп үтте, өч яшьтән алып сиксән яшькә кадәрле мең ярымнан артык үзешчән артист авыл мәдәният учаклары сәхнәләренә чыгып, үзләренең сәләтләре белән таң...

Районда авыл җирлекләренең иҗат отчетлары төгәлләнде.

Февральдә "Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам" проекты кысаларында җирлекара эстафета старт алган иде. Әлеге чорда егерме иҗади кичә оештырылды. Кичәләр гөрләп үтте, өч яшьтән алып сиксән яшькә кадәрле мең ярымнан артык үзешчән артист авыл мәдәният учаклары сәхнәләренә чыгып, үзләренең сәләтләре белән таң калдырдылар. Ә тамаша залларында, кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын юк иде. Концертларның күпчелеге район башлыгы Камил Гилманов катнашында үтте. Сәхнәгә муниципаль берәмлек халкы белән бергә, авыл җирлекләре башлыклары да, депутатлар да чыкты.

- Иҗат отчетлары бездә халыкның ни дәрәҗәдә дус, бердәм булуын, туган төбәкләрен ничек яратуларын дәлилләде - артистлар ретро-күргәзмәләр тәкъдим иттеләр, хезмәт кешеләрен, кыр һәм ферма уңганнарын хөрмәтләделәр, Татарстанга, гомумән барлык Россиягә төрле эшчәнлек тармакларына талантлы белгечләр биргән кунакчыл Аксубай җиренә дан җырладылар, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Безнең төбәк талантларга бай. Эстафета район буенча атлаган өч ел эчендә аларның үз тамашачылары пәйда булды. Кешегә рухи ризык та кирәк, дип юкка гына әйтмиләр. Ата-бабаларыбыз да тормышны җыр, бию белән бергә үреп алып барганнар. Эстафета "Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам" лозунгы астында үтте, без үзебезнең туган туфрагыбыз, басу-кырларыбыз, болын-җәйләүләребез, туган төбәгебезнең байлыгы, кече ватан дигән төшенчәне гади сүз итеп түгел, ә ихлас ярату буларак кабул иткән авыл кешеләре, авыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез.

Эстафета проектының бурычлары - кешеләрне туган төбәкнең үткәненә җәлеп итү һәм хәзергесе белән таныштыру, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү. Өлкән буын кешеләре белән бер сәхнәдә чыгыш ясап, яшь артистлар милли костюмнарга киенделәр, сәхнә өчен кирәк-яракларны, милли ризыкларны үзләре әзерләштеләр, аксакаллардан буыннардан-буыннарга тапшырыла торган авыл тарихы турында ныграк белделәр, риваятьләрне барладылар.

Җирлекара эстафета кунакчыл Беловка җирендә - Беловка, Яңа Үзи, Алексеевски, Сергеевски авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә башланып китте.

Иҗат хисапларында катнашучылар чыгышына составында ТРның атказанган укытучысы, педагогика ветераны Валентина Селезнева, ветераннар советы рәисе Галина Бобкова, ЭЭМның ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов, район Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева, район Мәдәният йортының клуб эшләре методикасы буенча белгече Ирина Сәлахова булган мәртәбәле жюри бәя бирде. Авыл мәдәният учаклары, шул исәптән республика программасы кысаларында төзелгән Күп функцияле мәдәният үзәкләре сәхнәләрендә искитмәле тамашалар уйналды. Әйтик, Савруш авыл җирлегендә проект 80нче еллар мәктәбендәге дәрестән башланды, авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин мәктәп директоры ролендә чыгыш ясады. Искеибрайлылар берничә тамаша тәкъдим иттеләр - "башак", "бала туу", "Сабантуй" күренешләрен. Иске Ильдеряктә иҗади кичә сюжетын шәһәрдән яңа кузаллаулар һәм яңа караш белән салага авыл хуҗалыгын күтәрергә кайткан ир-егет ачып җибәрде. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар Иске Ильдеряк сәхнәсенең кабатланмас тавышлы җырчысы - халык җырларын башкаручы Марина Бударагина чыгышын озак вакыт исләреннән чыгармаслар.

Жюри җиңүчеләрне билгеләп кенә калмаячак, иң яхшы номерларны алар гала-концерт өчен сайлаганнар инде.

Авыл җирлекләре йомгак ясауны көтә, ә эстафета авыллар буенча үтеп, Аксубайда кабаттан башланачак - районның төп сәхнәсендә предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары чыгыш ясаячак. Пәнҗешәмбе, 16 март көнне, 18:00 сәгатьтә район Мәдәният йорты сәхнәсендә социаль яклау учреждениеләре - "Шәфкатьлелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, "Хыял" балалар йорты һәм Федоровка интернат-йорты, Пенсия фонды Идарәсе; җомга, 17 мартта, 18:00 сәгатьтә - Аксубай универсаль технологияләр техникумы; шимбә, 18 март көнне белем бирү учреждениеләре - 16:30 сәгатьтә - район үзәгенең балалар бакчалары, ә 18:00 сәгатьтә - Аксубай мәктәпләре концертлар бирәчәк. Хезмәт коллективларының кайчан чыгыш ясауларын белү өчен анонсларны гәзиттә һәм безнең сайтта күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев