16 март 2017 яңалыклары
-
Балык, кап
Якшәмбе көнне кышын балык каптырырга яратучыларны Киса буасына чакыралар. Монда ялтыравык батыргычлы кармак белән балык тоту буенча традицион шәхси-команда ярышлары узачак. Ярышларга 19 март көнне сәгать 8:00дә старт бирелә.
-
Чаңгы юлы чакыра
Шимбә, 18 мартта Беловкада чаңгыда йөгерү буенча "Беловка чаңгы юлы" традицион ачык ярышлар үтә. Оештыручылар барлык спорт сөючеләрне чаңгыга басарга һәм әлеге ярышлар белән кышкы сезонны төгәлләргә чакыралар. Чаңгы ярышларына 13:00 сәгатьтә старт бирелә.
-
Игътибар: Эзләнә
6 мартта 20:00 сәгать тирәсендә Аксубай бистәсенең Горький урамында урнашкан "Ильфа" кибетендә талау гамәле кылына. Кибеткә өстенә кара толстовка¸ башына капюшон кигән, битен кара яулык белән каплаган, туры почмаклы формадагы ачык төстәге күзлек кигән, кулына пычак тоткан яшь кеше килеп керә. Ул сатучыдан кассаны ачуын таләп итә, сәүдә залында кеше...
-
Авыл сәхнәләрендә – хисап концертлары
Районда авыл җирлекләренең иҗат отчетлары төгәлләнде. Февральдә "Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам" проекты кысаларында җирлекара эстафета старт алган иде. Әлеге чорда егерме иҗади кичә оештырылды. Кичәләр гөрләп үтте, өч яшьтән алып сиксән яшькә кадәрле мең ярымнан артык үзешчән артист авыл мәдәният учаклары сәхнәләренә чыгып, үзләренең сәләтләре белән таң...