Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Әнинең тырышлыгы белән генә исән калдык

Районның ветераннар Советына сугыш еллары истәлекләрен үз эченә сыйдырган китап өчен язмалар килә тора. Аларны Бөек Ватан сугышы ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең балалары һәм оныклары яза. Әлеге күңелләрне тетрәндергән фаҗигале тарихи язмалар басмада урын алачак, ә сюжет геройлары бездән соң килгән буыннарга да билгеле булачак. Материаллар туплау дәвам итә, шулай ук...

Районның ветераннар Советына сугыш еллары истәлекләрен үз эченә сыйдырган китап өчен язмалар килә тора.

Аларны Бөек Ватан сугышы ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең балалары һәм оныклары яза. Әлеге күңелләрне тетрәндергән фаҗигале тарихи язмалар басмада урын алачак, ә сюжет геройлары бездән соң килгән буыннарга да билгеле булачак. Материаллар туплау дәвам итә, шулай ук безнең укучыларыбыз да өлкән буын вәкилләре сөйләгән хатирәләр, вакыйгалар белән бүлешә алалар. Сезнең хозурга булачак китапка кертеләчәк бер истәлекле язманы тәкъдим итәбез.

"Мин 1928 елның маенда урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Безнең гаиләдә биш бала иде.

1941 елның августында әтине фронтка алдылар. Биш айдан кечкенә сеңелем Люба туды. Безгә әтине күрү бәхете елмаймады - ул хәтта кызының дөньяга килүе турында да белмичә, 1941 елның июнендә сугышта һәлак булды.

Ул вакытта миңа 13 яшь иде. Әни иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә. Без, өлкәнрәкләр, аңа ярдәм итәргә фермага сыерлар ашатырга, асларын җыярга бара идек. Колхозда ир-ат терлекчеләр юк иде. Аларның эшен без, яшүсмерләр башкардык. Өйдә калган балалар хуҗалык эшләрен башкардылар: түтәлләр утадылар, су сиптеләр, малларны, кечерәк балаларны карадылар. Без сыер, сарыклар, тавыклар асрадык. Ләкин барлык итне, сөтне, йомырканы - фашистларны җиңү өчен дәүләткә тапшырдык.

Туйганчы ашаганны бер дә хәтерләмим. Ярым ач, ялангач булдык. Бары тик әнинең тырышлыгы белән генә ачлык тырнагыннан котылып исән калдык. Көздән идән астын бәрәңге һәм башка яшелчәләр белән тутырдык. Күпмесен орлыкка калдырасын, без ничә чиләк бәрәңге кулланырга тиешлеген әни яхшы белә иде. Бәрәңгенең куллануга дип калдырылган өлеше йә чери йә кимерүчеләр зыян сала иде. Әмма орлыкка дигән бәрәңгенең берсенә генә дә кагылмадык. Ә бит үстерелгән бәрәңгеләрен тулысынча ашап бетергән авылдашларның күпчелеге әлеге авыр елларны кичерә алмадылар, чөнки язын чәчәргә бер сыңар бәрәңгеләре дә калмады.

Бигрәк тә кыш чыгулары авыр иде. Язын кычыткан, алабута баш тертү белән, аларны җыеп, азыкта кулландык.

Без кышын укый идек. Дәресләрне чел-чел лампа астында әзерләдек. Китап-дәфтәрләргә кытлык булганлыктан, гәзит, иске китап битләренең буш урыннарына яза идек, китапларны бер-беребездән алып укыдык. Әмма укуга теләк зур иде. Начар билге алу оят иде.

Радио тыңладык, фронттан яхшы хәбәрләр, җиңүнең якынлашуын түземсезлек белән көттек. Кемнеңдер, яраланып булса да, өенә исән кайтуын ишеткәч, шатландык.

Әлеге дәһшәтле елларда без менә шулай яшәдек, укыдык, эшләдек. Әмма ул еллар безне яңа туган һәр көнгә шатланып, авырлыкларны җиңеп, бер-береңә ярдәм кулы сузарга өйрәтеп, безнең холыкны ныгыттылар гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев