Зәйтүнә Нурислам кызы Лотфуллинаның гомер юлы катлаулы булса да, бәхеттә уза. Зәйтүнә дә яшьтәшләре белән, Арча кырында окоп казу, урман кисүдә катнаша, колхозда кыр эшләрендә бил бөгә. Ул ачык күңелле, ярдәмчел кеше, аның йөзеннән беркайчан да елмаю китми. 1945 елның 8 августында сугыштан яраланып кайткан фронтовик Исмәгыйль белән гаилә корып,...
Зәйтүнә Нурислам кызы Лотфуллинаның гомер юлы катлаулы булса да, бәхеттә уза.
Зәйтүнә дә яшьтәшләре белән, Арча кырында окоп казу, урман кисүдә катнаша, колхозда кыр эшләрендә бил бөгә. Ул ачык күңелле, ярдәмчел кеше, аның йөзеннән беркайчан да елмаю китми.
1945 елның 8 августында сугыштан яраланып кайткан фронтовик Исмәгыйль белән гаилә корып, 68 ел тигез тормышта яшәп, 12 бала дөньяга китереп, унысын исән-сау тәрбияләп үстерәләр. Зәйтүнә Нурислам кызы "Ана даны", "Герой-ана" медальләре белән бүләкләнгән.
2013 елда, 92 яшендә Исмәгыйль абый бакыйлыкка күчә. Зәйтүнә әбинең дә сәламәтлеге мактанырлык түгел, күзләре күрми, колаклары ишетми. Әмма әби боегып утырмый, һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырыша. Аның 35 оныгы, 57 оныкчыгы бар. Ә күптән түгел оныкчыгының улы Хәким дөньяга килгән.
Зәйтүнә нурислам кызы улы Әсхат гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. Улы да, әнисе кебек, тормышны ярата - гармунда өздереп уйный, халык уен коралларының ниндиен генә тупламаган ул. Юбилей көнне ике туган абыйсы Әнвәр Кәбиров белән алар татар халык көйләрен башкардылар.
Юбиляр әбине котларга килгән башкарма комитет җитәкчесе Рәис Галиев Зәйтүнә Нурисламовнага сәламәтлек теләп, Владимир Путинның хатын, бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Котлауларга Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров, Лотфуллиннарның күпсанлы туганнары, якыннары да кушылды.
Нет комментариев