Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Корал һәм сугыш кирәк-яракларын саклаган өчен җәза алдылар

Көннәрдән бер көнне Аксубай районында яшәүче Ибраһимның өенә полиция хезмәткәрләре килеп керәләр. Хокук тәртибен саклаучыларның кулында аның торагын тентүгә хөкем карары була. Тикшерүчеләр, Ибраһим өендә авылдашларыннан урланган әйберләр: музыкаль үзәк һәм DVD-плеер саклана, дип шикләнәләр. Полиция хезмәткәрләре тентү вакытында урланган мөлкәткә юлыкмыйлар. Әмма өйдә "ТОЗ-17" винтовкасы, төрле калибрдагы патроннар һәм...

Көннәрдән бер көнне Аксубай районында яшәүче Ибраһимның өенә полиция хезмәткәрләре килеп керәләр.

Хокук тәртибен саклаучыларның кулында аның торагын тентүгә хөкем карары була. Тикшерүчеләр, Ибраһим өендә авылдашларыннан урланган әйберләр: музыкаль үзәк һәм DVD-плеер саклана, дип шикләнәләр. Полиция хезмәткәрләре тентү вакытында урланган мөлкәткә юлыкмыйлар. Әмма өйдә "ТОЗ-17" винтовкасы, төрле калибрдагы патроннар һәм дары табыла.

Сугыш кирәк-яраклары арасында Калашников автоматы өчен патроннар да була, Ибраһим аларны хезмәттәше Игорьдән алган була. Патроннарны Игорь каты көнкүреш калдыклары полигонында чүп-чарда казынганда таба.

- Җинаять эше материалларыннан билгеле булганча, винтовка һәм сугыш кирәк-яракларына Ибраһим күршесенең буш йортында тап була. Күршесе аучы булган. Законлы варислар әтиләренең корал һәм сугыш кирәк-яракларын тиешле тәртиптә рәсмиләштермәгәннәр. Куркыныч тудырган мөлкәт, Ибраһим табып алганчыга кадәр гаражда аунап яткан, - дип шәрехләде Аксубай суды администраторы Александр Синдимиров.

Полиция хезмәткәрләре Ибраһим һәм Игорьгә карата тикшерү үткәрделәр һәм аларга карата корал, сугыш кирәк-яракларын, шартлаткыч матдәләрне канунсыз кулга төшерү һәм саклау гаепләмәсе чыгарылды. Икесе дә әлеге хөкем карары белән килештеләр. Адвокат белән аралашканнан соң, суд тикшерүе үткәрмичә генә җәза бирү карары чыгаруны үтенделәр.

Район суды Ибраһимга сынау срогы белән 2 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасын билгеләде һәм 6000 сум күләмендә штраф салды. Игорьгә карата 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы чыгарылды.

Россия Федерациясенең Җинаятьләр Кодексында, коралны, корал запчастьләрен, сугыш кирәк-яракларын, шартлаткыч матдәләрне, шартлату җайланмаларын ирекле тапшырган затлар җинаять җаваплылыгыннан азат ителәләр, диелә.

Сугыш кирәк-яракларын хокук саклау органнарына вакытында тапшырган булсалар, мәкаләбез "геройлары" да җинаять җаваплылыгыннан котылган булырлар иде.

Фото: pravdaurfo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев