Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Канунсыз эшмәкәрлек өчен җәза

Иске Кармәттә яшәүче ханым көмешкә сатуда тотыла. Ул контроль сатып алу вакытында составында спирт булган 0,5 литрлы сыекчаны 150 сумга сатып җибәрә. - Составында спирт булган сыекчаны сату канун тарафыннан бары тик лицензия булганда һәм бары тик кибетләрдә генә рөхсәт ителә. Көмешкә, этил спиртын сату, составында спирт булган сыекчаны тиешле...

Иске Кармәттә яшәүче ханым көмешкә сатуда тотыла. Ул контроль сатып алу вакытында составында спирт булган 0,5 литрлы сыекчаны 150 сумга сатып җибәрә.

- Составында спирт булган сыекчаны сату канун тарафыннан бары тик лицензия булганда һәм бары тик кибетләрдә генә рөхсәт ителә. Көмешкә, этил спиртын сату, составында спирт булган сыекчаны тиешле документларсыз ташу фактлары өчен административ канун кысаларында җәза каралган. Әгәр дә Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы экспертиза, сыекчаның куллану өчен куркыныч булуын да ачыкласа - сатучыны җинаять җаваплылыгы көтә, - дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш буенча өлкән опервәкиле Алексей Ионов. - Әмма административ кодекста башка маддә дә бар - "дәүләт теркәве үтмәгән килеш яки махсус рөхсәтсез (лицензиясез) эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру". Сатучыга нәкъ менә шул маддә буенча җәза бирелгән дә. Бу очракта штраф 500дән 2000 сумга кадәр тәшкил итәчәк.

2016 елда алкоголь әйләнеше өлкәсен декриминальләштерү буенча чаралар кысаларында районда 1715 тикшерү үткәрелгән, шул исәптән автотранспортларда, сәүдә объектларында да, шуларның 318е Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм башкарма комитет вәкилләре белән. Составында спирт булган 200 литрдан артык сыекча йолып алынган, шул исәптән Казахстаннан һәм башка республикалардан кертелгән, косметик билгеләнештәге һәм өйдә җитештерелгән сыекчалар да. Йолып алынган һәр фактта саклап калынган кешеләр гомере, чөнки ялган аракыдан ел саен йөзләгән татарстанлының гомере өзелә, мондый очраклар безнең районда да бар.

Татарстанда составында спирт булган продукция җитештерү һәм аның законсыз әйләнеше турында Дәүләт хезмәтләре порталында "Халык контроле" системасына хәбәр иткән гражданнарны матди бүләкләү программасы да гамәлдә. Кагыйдә бозу факты расланганнан соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат юллаучыларга түләүләрне тормышка ашыра.

Фото: cdnmyslo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев