27 июнь 2025 яңалыклары
-
“Хыял” приютында тәрбияләнүчеләр өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә уздырдылар
Шәфкать туташы Гөлназ Хәбибуллина приютта тәрбияләнүчеләр өчен “Суда үз-үзеңне тоту һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре” темасына әңгәмә уздырды.
-
Аксубай рәссамы Якутиядә федераль Сабан туенда катнашты
Татарстаннан делегация составында Якутиягә милли бәйрәмгә Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР рәссамнар берлеге һәм Евразия сәнгать берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәмитова барды.
-
2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге төбәктә яшәүче 5 меңнән артык кешене шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин итте
2025 ел башыннан 5280 кеше Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлегеннән шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар алды.
-
Авыл китапханәсендә узган танып белү сәгате куркынычсыз каникулларга багышланды
Яңа Тимошкино китапханәсендә узган чарада яшь китап укучыларга имин ял итү кагыйдәләре турында искә төшерделәр.
-
Тарих белән кызыксыну гомер буе дәвам итә
Бүген Аксубай районының Мактаулы гражданины, мәгариф ветераны Шәүкәт Кәбиров 75 еллык юбилеен билгеләп үтә.
-
Яңа Ибрай авылыннан Миннегөл Гыйззәтуллинаны 90 нчы туган көне белән котладылар
Миннегөл Хәсият кызы 1935 елның 24 июнендә Яңа Ибрай авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә.