22 июнь 2012 яңалыклары
-
Гүзәллек тудырдылар
Районда санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча игълан ителгән икеайлыкка йомгак ясалды. Кар эреп бетү белән район халкы шимбә өмәләрендә актив катнаштылар, предприятие һәм оешмаларга якын территорияләр чистартылды, төзекләндерелде. Әлеге чорда, чынлап та, район һәм бистә матурланды, чистарды. Моны тиешле комиссия һәм район җитәкчелеге дә билгеләп үтте. Өч- Сөнчәле, Иске Тимошкино...
-
Бөтен көчне печән әзерләүгә
Үткән атнада район хакимиятенең утырышлар залында алдагы кышлату чорына азык хәзерләү һәм башка мәсьәләләр буенча видеоконференция булып үтте. Киңәшмәне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде. Аның сүзләренә караганда, республикада азык хәзерләү мәйданнары канәгатьләнерлек. Әмма аны азык йортларына сыйфатлы итеп һәм үзвакытында салырга да кирәк әле. Монда төп...
-
Ремонт бара
Федераль программа кысаларында районның гомумбелем бирү учреждениеләрен ремонтлау тулы куәткә бара. Җәйнең беренче ае тәмамланмаган әле, ә менә аларда зур эш күләме башкарылган инде. Подрядчылар планлаштырылган графикны үтәүгә ирешәләр. Иске Тимошкино, Такталы белем бирү учреждениеләре, Аксубай лицее кыска вакыт эчендә яңа түбәле булдылар, шулай ук тәрәзәләр дә алмаштырылды. Хәзер исә...
-
Аксубайлылар җиңде
Аксубай район командасы Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы канаты астындагы учреждение хезмәткәрләренең республика Спартакиадасыннан җиңү белән кайтты. Район командасы Җиңүче Дипломы һәм күчмә кубокка лаек булып беренче урынны яулады.
-
Эшмәкәрләр белән очрашу
Россиянең Татарстан УФАСы тарафыннан монополиягә каршы җайга салуның төп максатларын һәм бурычларын аңлату буенча өстәмә чаралар комплексы эшләнгән. Бизнес вәкилләре белән очрашу-аңлату чараларының иң кулай һәм нәтиҗәле алымнарының берсе булып тора. Безнең районда аны 2012 елның 3 июлендә Россиянең Татарстан УФАС җитәкчесе урынбасары Иван Щербаков үткәрә. Очрашу район администрациясе бинасында...
-
Язылырга оныттыңмы? Почтага ашык!
2012 елның икенче яртыеллыгына район газетасына язылу кампаниясе тәмамланырга да санаулы көннәр генә калды. Газетага районның теләсә кайсы элемтә бүлегендә, үзәк почтада, "Роспечать" киоскларында һәм хат ташучылар аша язылырга була. Бары тик үзеңә уңай вариантны гына сайлап ал да, язылырга ашык. Ә 1июльдән районда "Татмедиа" ААҖ канаты астында чыга торган...
-
Хәтер һәм матәм көне
Бүген үзәк паркта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның исемнәре язылган һәйкәл янында Хәтер һәм матәм көненә багышланган митинг булды. Кулларына чәчәкләр тоткан аксубайлылар яу кырында ятып калган һәм туган якка кайту бәхетенә ирешеп тә, сугышта алган яралардан һәлак булган батырларны искә алу өчен һәйкәл янына җыелдылар. Килүчеләрнең күңелендә бары бер...
-
Мәңгелек дан Сезгә, батырлар!
Бүген-күпгасырлы Рәсәй тарихында иң фажигалесе булган Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дәһшәтле сугышта миллионлаган совет кешесе ятып калды. Кайгы җиле безнең район кешеләрен дә читләтеп үтмәде,-диелә район башлыгы Камил Гилмановның халыкка мөрәҗәгатендә. -Аксубай районында фронтка 10800 кеше китә, шуларның 5700е яу кырында ятып кала. Бик күп югалтулар хакына яуланды Бөек...
-
РФ Президенты исеменнән
Район башлыгы Камил Гилманов Аксубайның ике кешесен туксан яшьлек юбилейлары белән котлады. Камил Камалович РФ Президенты Владимир Путин исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны һәм толына юбилей уңаеннан шәхсән котлау җиткерде. Мондый котлауга беренче булып сугыш юлын башыннан алып ахырына кадәр үткән, Берлинны алуда катнашкан, бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән Бөек...