15 аксубайлы Россия Кораллы Көчләре сафын тулыландырды
Районда егетләрне чираттагы тапкыр Татарстан Республикасы җыелу пунктына озаттылар.
20 ноябрь иртәсе. Чакыру пункты бинасы янында (гадәт буенча егетләрне хезмәткә элеккеге хәрби комиссариат территориясеннән озаталар) йөзләгән кеше җыелды. Бу көнне Татвоенкоматның җыелу пунктына 15 егет китте. Болар Сөнчәледән Павел Калуков, Виталий Степанов, Константин Егоров, Кирилл Щербаков, Александр Крайнов, Иске Тимошкино...