Директорлар футбол уйный
ТР мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакидасын үткәрү кысаларында Чистайда гомумбелем бирү учреждениеләре җитәкчеләре арасында мини-футбол буенча ярышларның зональ этабы узды.
Ярышларда республиканың 8 районыннан директорлар командалары катнашты. Районның гомумбелем бирү учреждениеләре җитәкчеләре дружинасы беренче урынны яулады: ул тупны йөртә белүдә, җитезлектә, төз атуда бер командага да бирешмәде. Нәтиҗәдә - пьедесталның беренче...