Сөйләп түгел, ә күрсәтеп өйрәтәләр
Балаңны сәламәт итеп тәрбияләп үстерергә теләсәң, үзең сәламәтлек юлыннан бар, дип саный мәктәп укучысының әнисе Нәфисә Шәрифуллина.
Педагогларның чираттагы конференциясендә ул үзенең гаилә мохитендә актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә яраклашу тәҗрибәсе белән уртаклашты.
- Баланың шәхесен формалаштыру юнәлеше һәм шулай ук аның сәламәтлеге нигезе гаиләдә салына, - дип билгеләп үтте...