Китапка икенче тормыш бүләк ит
Татарстанда "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе старт алды.
Чара мәктәп китапханәләрен белем алу әсбаплары, фәнни-популяр, кызыклы, белешмә китаплар белән баету максатыннан үткәрелә. Акциядә укучылар, аларның әти-әниләре, Татарстанның теләгән барлык кешесе һәм шулай ук оешмалар катнаша ала.
"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе йомгаклары мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә...