Милли бәйрәмнәр берләштерелә
Аксубай мәйданында 9 июль көнне яраткан халык бәйрәмнәре Сабантуй һәм Уявны берләштергән бәйрәм уздырылачак.
Район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек һәм районның Чуаш милли-мәдәни автономиясе советының ашыгыч утырышында шундый карар кабул ителде. Алдан Уяв бәйрәме Сергеевка авылында үткәрелер, дип планлаштырылган иде. Сабантуйны бәйрәм итү датасы күчерелү сәбәпле, ике зур гомумрайон бәйрәмен берләштерергә кирәк,...