Сәнгатьтән башка тормыш юк
Урмандеево авыл мәдәният йортында "Урмандеево әбиләре" ансамбле катнашучысы Нина Максимованың юбилейлы иҗат кичәсе үтте.
Максимовлар гаиләсенең сәхнә иҗаты белән безнең район халкы күптән таныш. Гаилә ансамбле Пенза, Чабаксар, Чаллы шәһәрләрендә, Казан Кремлендә үткән җыр бәйгеләре һәм фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясады, ике ел рәттән "Саекмас чишмәләр" радио бәйгедә катнаштылар. Данлыклы минутлары...