Корал һәм сугыш кирәк-яракларын саклаган өчен җәза алдылар
Көннәрдән бер көнне Аксубай районында яшәүче Ибраһимның өенә полиция хезмәткәрләре килеп керәләр.
Хокук тәртибен саклаучыларның кулында аның торагын тентүгә хөкем карары була. Тикшерүчеләр, Ибраһим өендә авылдашларыннан урланган әйберләр: музыкаль үзәк һәм DVD-плеер саклана, дип шикләнәләр. Полиция хезмәткәрләре тентү вакытында урланган мөлкәткә юлыкмыйлар. Әмма өйдә "ТОЗ-17" винтовкасы, төрле калибрдагы патроннар һәм...