Эволюция турында үзләре күреп
Мәскәү шәһәренә сәяхәт вакытында "Хыял" приютында тәрбияләнүчеләр Дарвин музеенда булдылар.
Дәүләт Дарвин музее - Россиядәге иң зур музейларның берсе. Анда берничә зал, һәрберсе аерым темага багышланган. Беренче катта - күгәрченнәр күргәзмәсе. Икенчесе безнең планетадагы җәнлекләр дөньясының төрлелеген күрсәтте. Монда саваннада, тропик урманнарда, җирнең таулы районнарында һәм океанда яшәүчеләр дә бар...