Газета сугыш елларында да бастырылган
2015 ел безнең район газетасы өчен зур үзенчәлеккә ия.
30 нчы октябрьдә безнең газета 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Һәм без үзебезнең газета битләрендә аның тарихы турында юбилей язмаларын бастыра башлыйбыз, бу чорда бердәм коллектив булып хезмәт куйган, районның күпьяклы тормышын, аның төзелешен һәм үстерелешен, чәчәк атуын яктырткан хәбәрчеләр, полиграфлар...