Бер генә җитешсезлек тә игътибардан читтә калмаячак
Аксубай районында белем бирү оешмаларын яңа уку елына хәзерләү буенча смотр-бәйге тәмамлана.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров рәислек иткән комиссия уку биналарының иминлегенә, материаль-техник база, санитар нормалар, территорияләр торышына бәя бирә.
-Уку биналарының янгынга, террорчылыкка каршы торучанлыгын, санитария таләпләренә туры килүен билгеләү - җитәкчеләр өчен дә, кабул итү комиссиясе...