Ураза бәйрәме белән!
Мактау-хәмедләребез, барча барлыкның Хуҗасы - Аллаһ Раббыбызга булып, күңел түрләребездән чыккан сәлам-салаватларыбыз рәсулебез Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәм аның гаиләсенә, сахаби-кирам дусларына ирешсә иде.
Гомер-тормышлар бик тиз үтә, кардәшләрем. Вакытның шундый тизлек белән алга баруы, чабуы, көннәр, атналар, айлар, елларның мизгел эчендә узуы искитмәле бит. Әле генә Рамазан аебызга керешкән кебек идек,...