Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Үстерелгәнне сакларга

2015 елның урак өсте башланырга да санаулы көннәр генә калды. Урып-җыюны уңышлы башкарып чыгу өчен игенчеләр бүгеннән үк барысына да әзер - техника да, кешеләр дә, ашлыкны кабул итү урыннары да билгеле булырга тиеш. Составында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәлил Хәлимов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының...

2015 елның урак өсте башланырга да санаулы көннәр генә калды.



Урып-җыюны уңышлы башкарып чыгу өчен игенчеләр бүгеннән үк барысына да әзер - техника да, кешеләр дә, ашлыкны кабул итү урыннары да билгеле булырга тиеш. Составында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәлил Хәлимов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексы инженер-техник тәэмин итү бүлегенең җитәкче киңәшчесе Ришат Насыйров, район УСХиПның механикалаштыру буенча консультанты Хисбулла Сөнгатуллин булган махсус комиссия кыр комплексының урак өстенә әзерлеген тикшерде.


Комиссия әгъзаларын беренче булып "Аксу Агро" агрофирмасы хезмәткәрләре каршы алды. Иске Ибрай авылына якын урнашкан урман полосасы буенда быелгысы уракка җәлеп ителәчәк барлык техника бер саф булып тезелеп басты. Бу 14 берәмлек комбайн, шул исәптән Нью-Холланд, Полесье, Акрос, ДОН-1500 комбайннары. Шулай ук составында биш КамАЗ машинасы, алты МТЗ тракторы, ике Маккормик (12 һәм 16 тонналы) булган транспорт паркы тәкъдим ителде. Комиссия әгъзаларының урак өстендә катнашучылар белән очрашуы эшлекле мохиттә узды.


-Узган елда сезнең күрсәткечләрегез иң югарысы иде, - дип мөрәҗәгать итте районның агросәнәгать комплексы җитәкчесе Хәлил Хәлимов. -Быел да урак өсте катлаулы булырга ошый. Безнең эштә иң мөһиме - ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу.


"Аксу Агро" агрофирмасы җитәкчесе Вәлиҗан Җәлалетдинов игенчеләргә хәер-фатыйхалы сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Атап әйткәндә ул, механизаторлар техниканы урак өстенә әзерләүдә зур тырышлык куйдылар, дип билгеләп үтте. Шундый арсенал һәм кыр дружинасы булганда, мул уңыш алуга өмет бар. Чарада катнашучылар югарыда телгә алынган комбайн маркалары үрнәгендә суктырганда ашлыкның сакланыш дәрәҗәсенә тест үткәрделәр. Республика министрлыгы вәкиле Ришат Насыйров комбайннар паркының әзерлегенә уңай бәя бирде. Белгечләр механизаторларга герметиклыкны көчәйтү буенча киңәшләрен бирделәр.


Әлеге хуҗалык комбайнчыларына зур эш күләме йөкләнәчәк. Биредә бөртеклеләр чәчелгән мәйдан 15 мең гектарга якын. Һәр комбайнчыга бер мең гектардан күбрәк мәйдан туры килә. (Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вәкиле әйтеп узганча, республика буенча уртача бер комбайнга якынча әлеге күләмнең яртысы туры килә). Әле бит урып-җыюның агротехник сроклары да чикле, көзнең якынлашуы урып-җыюга киртә куйган тоташ яңгырлар алып килергә мөмкин. Ә бу уңышны югалтуга китерә. Бөртеклеләрне оешкан төстә җыеп алу өчен монда барысы да уйлап эшләнгән - уракта катнашучыларның ике сменалы эш графигы, түләү мәсьәләсе һ.б. хәл ителгән. Ә эшчеләр составында бары тик ышанычлы, намуслы игенчеләр генә. Уракта күбесенчә үзләре үк чәчкән, эшкәрткән, техникаларны урып-җыюга хәзерләгән механизаторлар катнашачак.


Алга таба комиссия әгъзалары график буенча "Аксубай" Агрофирмасы" ҖЧҖ, "Сөт иле Аксу" агрофирмасының урып-җыюга җәлеп ителәчәк агрегатларының әзерлеген тикшерделәр. Белгечләр агрегатлардан максималь һәм нәтиҗәле файдалану буенча киңәшләрен бирделәр. Шуның белән бергә, комиссия әгъзалары авыл хуҗалыгы игенчеләре белән очрашуда, урак өстенә хас төп мәсьәләләр - техника куркынычсызлыгы, уракта катнашучылар иминлеген һәм сәламәтлеген саклау кагыйдәләрен кискен үтәү кирәклеген билгеләп уздылар.

{gallery}/photoreportaj/10_07_2015{/gallery}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев