Бәлада ташламадылар
Бәла һәрчак аяк астында диләр, дөрес икән.
Бакчада бер гамьсез бәрәңге алып ятканда, өебездә ут чыкты. Салкын көзләргә кергәндә бернәрсәсез калдык. Шул чактагы кайгыруларыбызны сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Әле ярый яныбызда хәсрәтебезне бүлешерлек шәфкатьле кешеләр күп икән. Барлык туганнарыбыз, күршеләребез, авылдашларыбыз, хәтта читтә яшәүчеләр дә кем ничек булдыра...