15 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Нияте – йөзгә кадәр яшәү
Азат поселогыннан Гелметдин Абушаев үзенең 90 яшьлек туган көнен гаиләсе һәм күп сандагы кардәш-туганнары белән бергәләп билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Камил Гилманов һәм Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин, чәчәкләр, бүләкләр һәм РФ Президенты Владимир Путиннан тәбрикләү хаты тапшырып, ихластан тәбрикләделәр. Ветеран белән аралашу вакытында район башлыгы бүгенге...
-
Бадминтон уйнаучы иң көчле гаиләләр арасында
Казанның бадминтон үзәгендә яңа елда беренче - "Татарстанның бадминтон уйнаучы гаиләсе" ярышлары үтте. Анда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 93 команда катнашты, шул исәптән безнен Аксубай районыннан да. Уеннар дүрт төркемдә үтте. Иске Тимошкинодан Мулеевлар гаиләсе "А" төркемендә өченче призер булды.
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен
Мәгариф бүлеге 2018 елда БДИ тапшыруда катнашуга гариза бирү вакыты турында хәбәр итә. 11 сыйныф укучылары, узган елгы чыгарылыш укучылары БДИда катнашуга гаризаларны 1 февральгә кадәр тапшырырга тиеш. - Гадәттәгечә, 11 сыйныф укучылары гаризаны үзләре белем алган мәктәпкә тапшыралар, ә Аксубай районында теркәлгән узган еллар чыгарылыш укучылары исә - мәгариф...
-
2018 елда Татарстанда 42 мәдәният объектына капиталь ремонт ясалачак
Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт үткәрүгә 2018 елда 342,98 миллион сум акча бүленгән. (Казан, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 42 объектка капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу максатларга 342,98 миллион сум акча бүленгән. Татарстанда мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда әлеге программа буенча барлыгы 798,23...
-
Юрий Сухалов истәлегенә
Аксубай шахматчылары үзләренең мөгаллимнәрен һәм кумирларын онытмыйлар. Алар истәлеге һәм хөрмәтенә интеллектуаль турнирлар оештыралар. Яшьләр үзәгендә Юрий Сухалов истәлегенә ел саен үткәрелә торган "Клуб кубогы" турниры оештырылды. Юрий Сухалов 1936 елның 26 декабрендә туган һәм ул гомер юлында безнең район кешеләре арасында шахмат спортын популярлаштыру һәм җәелдерү буенча зур эш...