Язга хәзерләнәләр
Салкыннар торуга карамастан, «Аксубай Продкорпорациясе» агрофирмасының К.Маркс исемендәге бүлек белгечләре авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны төгәлләп киләләр.
Без килгәндә бүлекнең ремонт цехларында эш кайный, слесарьлар соңгы, алтынчы чәчкечне ремонтлауны төгәллиләр иде. Бүлек управляющие Валерий Чураков сүзләренә караганда, тырмаларны, культиваторларны ремонтлау төгәлләнгән, таккыч һәм катокларны әзерләү алып барыла. Механизаторлар параллель рәвештә тракторларны...