9 февраль 2018 яңалыклары
-
Адель Купцов – ТР чемпионы
Казанда вуз укытучылары һәм хезмәткәрләре арасында ТР беренчелеге үтте. Бу җиңел булмаган көч сынашуларда, Аксубай егете - техник фәннәр кандидаты Адель Купцов уйнаган технология университеты командасы җиңү яулады. Ул искиткеч нәтиҗә күрсәтте: мөмкин булган 9 очконың барысын да отты. Һәм шахмат буенча Татарстанның 2018 ел чемпионы булды! Фото
-
Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә
Анда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан 70 бала килүе көтелә, ди эшмәкәр Фәнир Галимов. (Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр авыл лагере узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан балалар җыелачак. Бу хакта "Татар-информ"га "Россиянең татар...
-
Бәйрәм күчерелә
Аксубай православие чиркәве шимбә көнне Феодосий Тотемский хөрмәтенә зур бәйрәм оештыра. Быел 10 февраль мәрхүм киткән әти-әниләрне искә алу көненә туры килгәнгә, тантана 11 февральгә күчерелә. Якшәмбе гыйбадәтеннән соң, православие динен тотучыларны, район кешеләрен һәм кунакларны чиркәү йортыннан ук башланып киткән халык күңел ачуларына чакыралар. Теләүчеләр монда коймактан, төрле бәлешләрдән...
-
Ел программасы үтәлгән
Узган ел Урмандеево авыл җирлеге өчен позитив мизгелләр белән истә калды. Авыл җирлеге Заря поселогында чишмәне төзекләндерүгә социаль проектлар бәйгесендә грант отты (монда төзекләндерү эшләре алып барылды һәм Светлана Гулякова җитәкчелегендә Татарстан бәйсезлеге көнендә зур бәйрәм - чишмә ачу тантанасы булды), икенче грант акчасы янгыннан зыян күргән гаиләгә йорт төзү...