Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Уяв – дуслык һәм бердәмлек бәйрәме

Районда чуашларның иң халыкчан, яраткан, күләмле Уяв бәйрәме гөрләп узды. Быел ул Яңа Аксубайда үткәрелде. Бу авылда чуаш халык гореф-гадәтләре әле дә сакланып килә. Бәйрәм үз тирәсенә районның барлык иҗат коллективларын, шәһәр һәм күрше район кунакларын җыйды. Кабатланмас бизәкләр, символлар төшерелгән милли кием кигән йөзләгән хатын-кыз һәм ир-атларны, егет-кызларны, аларның...

Районда чуашларның иң халыкчан, яраткан, күләмле Уяв бәйрәме гөрләп узды. Быел ул Яңа Аксубайда үткәрелде.



Бу авылда чуаш халык гореф-гадәтләре әле дә сакланып килә. Бәйрәм үз тирәсенә районның барлык иҗат коллективларын, шәһәр һәм күрше район кунакларын җыйды. Кабатланмас бизәкләр, символлар төшерелгән милли кием кигән йөзләгән хатын-кыз һәм ир-атларны, егет-кызларны, аларның елмаюлы йөзләрен күргәч, йөрәк тиктормастан, ешрак тибә башлый.


КУНАКЛАРГА - ХӨРМӘТ
Чуашларның бер күркәм гадәте бар: алар кунакларны ачык йөз белән каршы алалар. Район чуашларының бу төп бәйрәмендә дә милли киемнәргә киенгән үзешчән сәнгать артистлары тере коридор булып тезелеп, ипи-тоз, милли эчемлек - сыра, җыр белән мәртәбәле кунакларны каршы алдылар. Алар республика ЧНКА рәисе Константин Яковлев, район башлыгы Камил Гилманов, төрле оешма җитәкчеләре, иҗтимагый формирование вәкилләре. Кунакларны тарих почмагына алып керделәр. Монда исә безнең көннәргә кадәр сакланып калган экспонатлар - игенчеләрнең эш кораллары, элеккеге авыл йорты күренешләре урын алган иде. Табигать белән элемтәдә торган "имче" белән дә таныштылар, хәтта.


- Яңгыр чакыра аласызмы? - дип кызыксынды кунаклар. Уены-чыны бергә, тик биш сәгать тә үтмәде, район территориясендә көчле яңгырлар явып узды.
Мөхтәрәм кунакларга ата-бабаларыбыз киеп йөргән киемнәрне күрсәттеләр, аларның үзенчәлеге хакында сөйләделәр, чуаш милли ризыклары белән сыйладылар.


ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР
Милли стильдә бизәлгән мәйдан тирәсендәге эскәмияләрдә алма төшәрлек тә урын юк иде. Мәйдан хуҗалары сүз алдылар. Яңа Аксубай, Киса мәдәният йортлары, Яңа Аксубай башлангыч мәктәбе коллективлары (балалар коллективын да кертеп) бәйрәмгә килүчеләрне яңгыравыклы чуаш халык җырлары, биюләре белән шатландырдылар. Авыл мәдәният учакларының үзешчәннәре мәйдан буйлап үтте. Менә онытылмас мизгел: сырадан авыз иттерү. Һәркемгә җитсен өчен, аны көянтә-чиләкләр белән алып килгәннәр. Халык тагын бер "сынау"га дучар булды - тормыш имин һәм эштә уңышлар булсын өчен аларны кипкән кылмак яфраклары белән коендырдылар. Һәм менә безгә борынгыдан килеп җиткән иң дулкынландыргыч мизгел. Авылның мөхтәрәм ир-атлары җиргә каен агачын бастырдылар. Әйлән-бәйлән уенына дистәләгән коллектив әгъзалары басты. Мәйдан тирәсенә, авыл өстенә борынгы чуаш җырлары агылды. Чуаш халкына, аның гореф-гадәтләренә ихтирам йөзеннән мәртәбәле кунаклар да аларга кушылды.


ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП
Халыкны милли бәйрәм белән район башлыгы Камил Гилманов кайнар котлады. Ул яшь буынны тәрбияләү эшенә зур өлеш керткәннәре өчен ДЮСШ тренеры Александр Скворцовка,Урмандеево авыл мәдәният йорты методисты Эдуард Ильинга, Савгач урта мәктәбенең чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Ивановага Рәхмәт хатлары тапшырды. Борынгы гореф-гадәтләрне саклауга, чуаш телен һәм мәдәниятен үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре өчен Иске Тимошкино мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Анна Туйкина һәм Яңа Аксубай мәдәният йорты директоры Елена Охотниковага чуаш милли конгрессы Президенты исеменнән Мактау грамоталары тапшырды. Бу көнне бүләк алучылар күп булды.


ОНЫТЫЛМАС КОНЦЕРТ
Чуаш ансамбльләре һәм үзешчән артистлар Уявка үзләренең иң бай репертуарларын алып килгәннәр иде. Тамашачылар аларның чыгышларын сокланып карадылар, ә кемнәрдерартистларга кушылып биеп тә алдылар. Көннең бераз эссе булуына карамастан, тамашачылар бәйрәмнән китәргә уйламадылар - аны азагына кадәр күзәттеләр.


ЯШЕЛ КЕЛӘМДӘ - СПОРТЧЫЛАР
Уявның иң кызган чагында спорт ярышлары да башланып китте. Төрле спорт ярышларын ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов оештырды. Аларда төрле яшьтәге, милләттәге иң көчле, җитез егетләр катнашты. Шуның өчен дә бәйрәм бит ул - анда бөтен халык бергә куана. Гер күтәрүчеләр арасында искеибрайлы Рәис Бикушевка тиңнәр булмады. Бил алышуда егетләр өч яшь төркемендә көч сынашты. Абсолют җиңүче Иске Кыязлыдан Илфат Сөләйманов булды, канат тартышуда Аксубай командасы иң көчле дип табылды..

{gallery}/photoreportaj/06_07_2015{/gallery}


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев