Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Йолаларны яңартып

Үз төбәкләренең патриотлары булган берничә кеше инициативасы белән үткән якшәмбедә Аксубайның совхоз ягы яки икенче төрле әйткәндә Югары оч дип йөртелгән төньяк-көнбатыш өлешендә борынгыга кайтуны характерлаган вакыйга булды. Аксубайлылар Александр Миронкин, Александр Удияров һәм аларны хуплаган Галина Маланчева тырышлыгы белән борынгыда «Уяв» чуаш әйлән-бәйләне үткән Комсомол урамында, «Престиж» кибетенә каршы...

Үз төбәкләренең патриотлары булган берничә кеше инициативасы белән үткән якшәмбедә Аксубайның совхоз ягы яки икенче төрле әйткәндә Югары оч дип йөртелгән төньяк-көнбатыш өлешендә борынгыга кайтуны характерлаган вакыйга булды.


Аксубайлылар Александр Миронкин, Александр Удияров һәм аларны хуплаган Галина Маланчева тырышлыгы белән борынгыда «Уяв» чуаш әйлән-бәйләне үткән Комсомол урамында, «Престиж» кибетенә каршы зур концерт программасы белән бәйрәм чарасы үтте.
Бәйрәм инициаторларыннан тыш, ата-бабалары Аксубайның төп кешеләре саналган эшмәкәрләр Александр Убейкин, Юрий Безруков һәм Алексей Сидеряков спонсор ярдәме күрсәттеләр.
Шунысы күңелгә хуш килде, һәр концерт номеры-Татьяна Григорьева, Виктор Павлов, «На завалинке» ансамбле башкаруындагы җырлар булсынмы яки Геннадий Якимов башкаруындагы биюләрме-«Аксубай» совхозы ветераннары, аның данын еракларга таныткан механизаторлар, савымчылар, терлекчеләр, бозау караучылар, пешекчеләр, эшчеләр, бухгалтерия хезмәткәрләренә багышланды. Беркем дә читтә калмады. Үз исемнәрен ишеткәч, совхоз ветераннары гына түгел, аларның бәйрәмгә килгән балалары, оныклары да шатландылар. Бәйрәм дүрт сәгать дәвам итте, һәм әлеге вакыт дәвамында программаны алып барган Надежда Мишина үзенең саекмас мөлаемлыгы белән бәйрәмдә катнашучыларны тонуста тотты. Бай тарихлы Югары оч балалары да бу көнне рәхәтләнеп күңел ачтылар..
Бәйрәмдә катнашучыларның борынгыга кайтуны үз эченә сыйдырган шундый матур чараны оештыручыларга рәхмәтләре чиксез.
Алар киләсе елда да июньнең соңгы шимбәсендә бергә очрашып, үзенең кече ватанының бер почмагы, Югары очтагы үз урамы, йорты иминлеге өчен яуга күтәрелгән кешеләрнең исемнәрен атарга ниятлиләр. Үткәннәрсез киләчәк юк.
Бәйрәмдә шулай ук, музыкаль җиһазлар тәкъдим иткән мәдәният бүлеге начальнигы Ришат Сруртдинов та катнашты, ә музыкаль җиһазларга Андрей Ондиков идарә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев