29 июнь 2012 яңалыклары
-
Хезмәт – бәхет нигезе
Кеше гомере бер мизгел генә. Аның ничек итеп үтүе һәркемнең үзеннән тора. Тормышның ак битенә кара эзләр саласыңмы, әллә кара биткә ак эз сызасыңмы-үз язмышыңа салган юл шул була. Бу уңайдан Аксубайда яшәүче Госман Гомәр улы Билалов бәхетле. Гомер үренә менеп җитеп артына борылып карагач та, тормыш сукмагының туры икәнлегенә...
-
Эш белән үткән гомер
Бүген үзенең 80 яшен тутырган Ибраһим Галиев район үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Ибраһим Әхмәтвәлиевич авыр һәи иҗади хезмәт юлы үтә. Ул сугыш алды елларында Яңа Ибрай авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Ибраһим кечкенә чакта ук производствода имгәнү алган әтисе урынга егыла. Әнисенең күкрәк баласын, Ибраһимның энесен күтәреп...
-
Суда кеше гәүдәсе
Шимбә көнне районның бердәм кизү диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) пультына Аксубай районы буенча ТР МВД бүлеге дежурныеннан хәбәр килеп ирешә-Иске Чуаш Адәмсуы авылы янындагы сулыкта билгесез ир-атның үле гәүдәсе табыла. ПЧ-102 хезмәткәрләре вакыйга урынына килгәндә мәет судан чыгарылган була. Ир-ат киенгән килеш табыла. Аксубай районы буенча ТР МВД бүлеге эксперт-криминалчылары мәгълүматларына...
-
Республикада икенче
Бөгелмәдә 1999-2000 нче елларда туган малайлар арасында "Күн туп" клубы призына республика финал уеннары үтте. Аксубай районы җыелма командасы (рәсемдә) 10 команда арасында бары тик стадион хуҗаларыннан гына калышып, икенче урынга чыкты. Тренерлар Валерий Павлов һәм Александр Лодоркин җитәкчелегендәге яшь футболчылар-Аксубай лицее, 3 нче һәм 2 нче Аксубай урта мәктәпләре...
-
Бәлага юл куймас өчен
Су коену сезоны башлану белән республика сулыкларында фаҗигалар булырга өлгерде инде. Ничек кенә аяныч булмасын, мондый хәл безнең районны да урап үтмәде-июнь аенда өч кеше суга батып үлде. Шуңа бәйле Аксубай ОМВД хезмәткәрләре бүген, үзләренең төп эшләреннән тыш, сулыклардагы торышны да күз уңында тоталар. Буа һәм елга буйларында ял итүче...
-
Ут белән шаярма
Хөрмәтле гражданнар! Район урманнарында янгын куркынычы саклана. Шуңа бәйле "Аксубай лесничествосы" ГКУ табигатьтә булганда янгын иминлеге кагыйдәләрен кискен үтәү турында искәртә. Янгынга юл куймау максатларында учак ягу, агач кискәннән калган чыбык-чабыкны, коры үләннәрне яндыру тыела. Тәҗел кирәк булмаганда урманга барып йөрмәгез.
-
Йолаларны яңартып
Үз төбәкләренең патриотлары булган берничә кеше инициативасы белән үткән якшәмбедә Аксубайның совхоз ягы яки икенче төрле әйткәндә Югары оч дип йөртелгән төньяк-көнбатыш өлешендә борынгыга кайтуны характерлаган вакыйга булды. Аксубайлылар Александр Миронкин, Александр Удияров һәм аларны хуплаган Галина Маланчева тырышлыгы белән борынгыда «Уяв» чуаш әйлән-бәйләне үткән Комсомол урамында, «Престиж» кибетенә каршы...
-
Мәктәп укучылары ял итә
Районда балаларның җәйге ялы тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Ә ул май аенда "Костер" сәламәтләндерү үзәгендә башланды, монда район мәктәпләрендә белем алучы сәләтле егерме бала ял итте. Балаларның 17 мәктәп базасында 700 укучыны колачлаган көндез килеп ял итүне үз эченә алган мәктәп яны лагерьларында ял итүләре тәмамланып килә. Җәйге каникул көннәре башлану...
-
Медаль ияләре
Район укучыларының чыгарылыш кичәсендә иң беренчеләрдән булып «алтын» һәм «көмеш» медаль алучыларны хөрмәтләделәр. Алтын медальгә егерме кеше ия булды. Болар -Алина Анисимова, Эльвина Галиуллина (2 нче Аксубай мәктәбе), Денис Ильин, Рәмис Хәмәдиев, Вадим Леонтьев (3 нче мәктәп), Александра Еремеева, Татьяна Ладанова, Рөстәм Әхмәтҗанов, Айрат Минхәеров, Елена Михайлова, Михаил Сулейманкин (Аксубай...
-
Крестьяннарга кредитлар
Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә субсидияле кредитлар бирү программасы эшли башлаганнан алып, аңардан 2000гә якын хуҗалык файдаланган. УСХиПның финанс-икътисад бүлеге өлкән белгече Люция Әхмәтшина сүзләренә караганда, халык аны нигездә терлекчелек биналары төзү һәм үзгәртеп кору, техника һәм җиһазлар сатып алу өчен файдалана. Июнь башына кредитларның гомуми суммасы 324 922 мең...
-
Күрсәткечләр иң яхшысы
Бүген «ВАМИН-Аксу» ООО ның «Түбән Баланда» бүлегендә бер сыердан уртача унбер литрдан артык сөт савып алалар. Бу районда савым буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Биредә әлеге нәтиҗәләрне барыннан да элек савым көтүен бер типта ашатуга күчерү белән бәйлиләр: рационның утыз процентын-яшел масса, калган өлешен сенаж, фураж, биоөстәмәләр һ.б. алып тора....