Туган якка мәдхия җырладылар
"Туган якка мәдхия җырлап" район проекты кысаларында үткән җирлекара эстафета ике көн рәттән тәкъдим ителгән гала-концерт белән төгәлләнде. Проект кысаларында ике ай дәвамында барган иҗат отчетларында районның барлык авыл җирлекләре, район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре катнашты. Барлыгы 27 концерт күрсәтелде, аларга меңнән артык үзешчән артист җәлеп ителде, ун меңнән артык...
"Туган якка мәдхия җырлап" район проекты кысаларында үткән җирлекара эстафета ике көн рәттән тәкъдим ителгән гала-концерт белән төгәлләнде.
Проект кысаларында ике ай дәвамында барган иҗат отчетларында районның барлык авыл җирлекләре, район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре катнашты. Барлыгы 27 концерт күрсәтелде, аларга меңнән артык үзешчән артист җәлеп ителде, ун меңнән артык кеше тамаша кылды.
Кече ватанга багышланган йөзләгән җыр яңгырады, дистәләгән бию, сәхнә әсәрләреннән өзекләр куелды, Аксубай җирендә яшәп иҗат иткән авторларның шигырьләре укылды, халык осталарының дистәләгән күргәзмәсе оештырылды.
- Эстафета традиционга әверелде. Узган ел ул фронтта һәм тылда Җиңүне якынайту өчен бөтен тырышлыкларын, көчләрен куйган, сәламәтлекләрен кызганмаган якташларыбызга ихтирам һәм хөрмәт йөзеннән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды, быел исә туган якка мәдхия җырладылар. Мондый проектлар халыкны бергә туплый. Шулай булды да, алар бер сулышта туган төбәкләренә булган мәхәббәтләрен белдерделәр, матурлыгына сокландылар, үсеп килүче буында да нәкъ менә шундый хисләр уяттылар! - дип билгеләп үтте проектка йомгак ясап, район башлыгы Камил Гилманов.
Республиканың Чуаш Милли мәдәни автономиясе вәкиле - Түбән Кама шәһәренең чуаш иҗтимагый-мәдәни үзәге җитәкчесе Вера Юнысова да моны билгеләп үтте.
Дөрестән дә, проект күпме талантны ачты. Үзләренең хезмәттәшләре белән сәхнәгә авыл җирлекләре башлыклары да, оешма җитәкчеләре дә, башкарма комитет бүлекләре башлыклары да, социаль өлкә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре дә чыкты.
Район әле бик озак вакыт Остап Бендер (район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Марсель Ислямов уйнавында) роленнән һәм медиклар башкаруындагы төрле милләт халыклары биюләреннән, район ветераннар советы чыгышыннан, башкарма комитетның "талантлы җырчы әбиләр" сценкасыннан, башкарма комитет хоры һәм Ләйлә Шәйхетдинова башкарган җырлардан, бар эшкә дә оста булган Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров һәм халык күптән яратып өлгергән һәм башка бик күп яңа йолдызлар чыгышыннан алган хис-тойгылар белән яшәячәк. Алар иң элек җирлекләрдә хисап тоттылар, аннан соң районның үзәк сәхнәсенә менделәр.
Составында Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Валентина Селезнева, районның ветераннар советы рәисе Галина Бобкова һәм МВД ветераннары советы рәисе Шамил Сәхабетдинов булган мәртәбәле жюрига чыгышларның барысына да дөрес бәя бирү җиңел булмады. Алар иң яхшы номерларны гына сайлап алып, җиңүчеләрне билгеләү һәм аерым талантлыларны ачыклау өчен ике ай дәвамында авыллардан кайтып кермәделәр. Район башлыгы иң беренче итеп нәкъ менә жюрины һәм проект авторы - район Мәдәният йорты директоры Ольга Копаневаны билгеләп үтеп, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Районның авыл җирлекләре арасында беренче урыннар Сөнчәле һәм Беловка авыл җирлекләренә, икенче урын - Мюд авыл җирлегенә, өченче урын Кәкре Күл авыл җирлегенә бирелде. Авыл җирлекләре башлыклары Энҗе Хөснуллина, (Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге), Надежда Айдова (Иске Үзи авыл җирлеге), Валерий Николаев (Урмандеево авыл җирлеге) чараны шәп оештырулары һәм катнашулары белән аерылып тордылар. Җиңүчеләргә Аксубай муниципаль районы башлыгы исеменнән сертификатлар тапшырылды: беренче урынга - утыз мең сумлык, икенче урынга - егерме биш мең сумлык, өченче урынга - унбиш мең сумлык.
Оешмалар һәм учреждениеләр арасында да район эстафетасы җиңүчеләре билгеләнде. Жюри ике беренче урынны билгеләде: район үзәк хастаханәсе һәм башкарма комитет лидерлар булдылар, икенче урында - Пенсия фондын да кертеп, социаль тармак учреҗдениеләре, өченче урында - ветераннар советы.
Төп сәхнәдә Яңа Үзи авыл мәдәният йорты методисты Алим Идиятуллинга, озак еллар фидакарь хезмәт куйганы һәм район мәдәниятын үстерүгә керткән өлеше өчен, Татарстан Мәдәният министрлыгыннан "Мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен" күкрәк билгесе тапшырылды.
Эстафетаны оештыруга үз өлешләрен керткән мәдәният хезмәткәрләре - Надежда Мишина, Ирина Салахова, Анна Туйкина, Таһир Кашапов һәм Алик Большов, шулай ук Марсель Ислямовның сәхнә осталыгы, Татьяна Полященконың авторлык таланты һәм Зинаида Баландованың рольне яхшы башкаруы Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев