Нәүрүз бәйрәме
Иске Мокшино мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме бик кызыклы үтте. Нәүрүз - ул көн белән төн тигезләшкән һәм төрек халкында авыл хуҗалыгы эшләре башланган көн. Ул табигатьнең яңаруын, җанлануын гәүдәләндерә. Татар теле укытучылары Гүзәл Шәрәфетдинова, Наҗия Мирҗанова, Гөлназ Сәйфетдинова, Зилә Әгълямова һәм Резидә Шарапова, балалар халык йолалары белән якыннан танышсыннар өчен, программага...
Иске Мокшино мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме бик кызыклы үтте.
Нәүрүз - ул көн белән төн тигезләшкән һәм төрек халкында авыл хуҗалыгы эшләре башланган көн. Ул табигатьнең яңаруын, җанлануын гәүдәләндерә. Татар теле укытучылары Гүзәл Шәрәфетдинова, Наҗия Мирҗанова, Гөлназ Сәйфетдинова, Зилә Әгълямова һәм Резидә Шарапова, балалар халык йолалары белән якыннан танышсыннар өчен, программага төрле уеннар һәм бәйгеләр керткәннәр. Чара программасында театральләштерелгән тамаша, рәсемнәр, шигырь укучылар бәйгесе дә каралган иде. Бәйрәм соңында пәйда булган яз кызы - Нәүрүз бөтен кешегә дә иминлек, сәламәтлек теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев