Үзен яраткан шөгыльдә тапкан
Агач эше остасы-рәссам Андрей Бикмуллин үзен иҗади эшкә багышлаган һәм хәзер чынлап та үзе теләгән эш белән шөгыльләнә ала.
Иҗатны ул үз тормышының бер өлеше иткән.
Туган якны өйрәнү музеенда Андрей Бикмуллинның агачтан ясалган эшләр күргәзмәсе ачылды, ул апрель азагына кадәр дәвам итәчәк. Монда аның барлык эшләреннән бары тик бик аз өлеше генә тәкъдим ителгән. Күп кенә агачтан эшләнгән әйберләр музейның кече залына сыймас, алар өчен күтәрү-транспорт техникасы кирәк булыр иде. Әмма аның күп кенә эшләрен район халкы көн саен үзәк китапханә, белем бирү учреждениеләре, ул яшәгән йорт яисә остаханәсе яныннан узганда күрә ала.
Бала чагында Андрей иҗат белән мавыгу яраткан һөнәргә әйләнер дип уйлап та карамый. Чөнки ул кайчандыр барысын да гади генә башлаган – буш вакытында үзе өчен балчыктан әвәләп әйберләр ясаган. Алар балалар китапларындагы иллюстрацияләр буенча ясалган кошлар, динозаврлар сыннары булган. Аның бу мавыгуын әнисе дә хуплаган. Ул еш кына аңа яңа китаплар сатып алган, алар аның өчен яңа иҗатка этәрү өчен үзенчәлекле әсбап булып торган.
Соңрак аның бу мавыгуы җитдигә әйләнә. Андрей Балалар иҗат мәктәбенең сәнгать бүлеген тәмамлый, анда аңа педагоглар Әлфия Нурхәммәтова һәм Крестина Серкова гүзәллеккә мәхәббәт тәрбиялиләр. Нәкъ менә алар аңа рәсем сәнгатенең нигезләрен, аның кануннарын, принципларын һәм кагыйдәләрен белүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын төшендерәләр.
– Миңа әвәләп ясау бик ошый иде, ләкин рәсем ясау бик килеп чыкмый иде. Күңелемдә һәрчак көрәш барды. Мин рәсем, декоратив-гамәли сәнгатьнең скульптура белән бәйле булуын аңламый идем, – дип сөйли Андрей. – Тик мин укытучылар дәресләрдә минем иҗатым өчен рәсем ясау осталыгымның мөһимлегенә инандыруларына чиксез рәхмәтлемен.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң үсмер Мәскәү һөнәрчелек сәнгате көллиятенә укырга керә. Анда аның өчен сәнгать күргәзмәләрендә булу, бөек рәссам ияләренең картиналарын күрү, дөнья сәнгате белән танышу мөмкинлеге туа. Зур калада яшәү үз эзен калдыра. Андрей агачка уеп рәсем төшерү белән җитди рәвештә мавыга башлый. Һәм үзе туып үскән бистәдә үзенең эшчәнлек юлын башлап җибәрә.
Аксубайга әйләнеп кайткач, Андрей берничә ел район мәдәният йортында, универсаль технологияләр техникумында эшли. Заказга ул сыннар ясый, параллель рәвештә мастер- класслар бирә, түгәрәкләр алып бара, балаларны агач белән эшләргә өйрәтә.
Аның беренче зур эше – үзәк китапханә янында «Экологик мәйданчык» проекты кысаларында агач скульптуралар ясау була. Шул рәвешле биредә гүзәл Нарспи, рус баһадиры, батыр егет, аю сыннары пәйда була. Район халкы Андрейның тагын бер эше – кулына кыз бала күтәргән солдат белән таныш.
Скульптураны ясаганда оста диаметры бер метрга якын булган агач кулланган. Скульптура районда Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә иң яхшы һәйкәлләрнең берсе булды.
Андрейның коллекциясендә ябалак сыннары шактый. Аның аларга мәхәббәте аерым. Алар бер-берсенә охшамаган. Хәтта бизәнү әйберләре өчен ике шкаф-комод та беренче карашка гына охшаш кебек тоела. Иң зур ябалак сыны Заря поселогы чишмәсендә урнаштырылган. Ул экологик проект кысаларында эшләнгән.
– Агач – ул уникаль материал, аны һәркем куллана ала, ул һәр участокта бар. Оста куллы булсаң, матур әсәрләр тудырырга була, – дип билгеләп үтте рәссам. – Мин агачка уеп рәсем төшерүнең төрле техникаларын сынап карыйм, осталыкның яңа серләрен үзләштерергә, үсәргә тырышам.
Туган якны өйрәнү музеенда Андрейның күргәзмәсен ачу тантанасында Әлфия Нурхәммәтова:
– Камиллекнең чиге юк. Яхшы оста беркайчан да үз эшеннән тулысынча канәгать булмый. Әгәр ул үз осталыгының иң югары дәрәҗәсенә ирештем дип уйласа, димәк, ул үсештән туктаган, – дип ассызыклады.
Андрей һәр эшенә күңеленең бер өлешен кертә. Ул агачтан теләсә нинди әйберне ясый ала көзге өчен кыса, савытлар, журнал өстәлләре, бизәкле өстәлләр, уеп рәсем төшерелгән шкатулкалар, хайваннар, кошлар сыннары һәм башка бик күп әйберләр. Аксубай урамнарын декоратив тегермәннәр, коелар, уенчык өйләр бизи. Аның агачтан эшләнгән скульптуралары бистә ландшафтына бик тә туры килә.
Андрей профессиональ нигездә агачтан скульптуралар ясый, үзмәшгуль статусы ала. Заказлардан алган акчага ул шәхси остаханә төзегән. Биредә оста балаларны һәм яшьләрне агач эшенә өйрәтә, агач эшенең яшь буынын тәрбияли. Андрей балалар белән теләп эшли. Ул тыныч, игелекле, сабыр холыклы.
– Зур шәһәрләрдә иҗат белән шөгыльләнү җиңел түгел. Мин укудан соң кече ватаныма әйләнеп кайткач үземне таптым. Агачка уеп рәсем төшерү культурасы аның белән кызыксынучы кешеләр булганда яшәячәк, – ди оста.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев