Терлекләрне кышын араннарда асрау мәсьәләләре буенча күчмә семинар-киңәшмә "Аксубай" агрофирмасының "Карасу" бүлеге фермасында үтте.
Бу терлекчелек объекты район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәтенең аерым күзәтүе астында иде. Барлык күрсәткечләр буенча да фермада хәлнең канәгатьләнерлек булмавы төп сәбәпкә әверелде. Семинарда катнашучылар район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, агрофирма җитәкчелеге...
Терлекләрне кышын араннарда асрау мәсьәләләре буенча күчмә семинар-киңәшмә "Аксубай" агрофирмасының "Карасу" бүлеге фермасында үтте.
Бу терлекчелек объекты район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәтенең аерым күзәтүе астында иде. Барлык күрсәткечләр буенча да фермада хәлнең канәгатьләнерлек булмавы төп сәбәпкә әверелде. Семинарда катнашучылар район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, агрофирма җитәкчелеге белән берлектә чираттагы тапкыр коллектив эшенә анализ ясадылар, яңа туган терлекләр, яшь төркеме буенча билгеләнгән маллар һәм сөтлебикәләр асралган барлык биналарны карап чыктылар, нәтиҗәләр ясадылар, хәлне яхшырту буенча тәкъдимнәр керттеләр.
Бүгенге көндә күзәтелгән уңай моментлар: тукландыру, яшь бозауларны тәрбияләү һәм корпусларда җылы су эчертү җайга салынган. Шулай да агрофирма буенча чагыштырганда, "Карасу"да сөт савып алу сыйфаты иң түбәне булып кала бирә, тирес чистартуга кагылышлы проблема да бар. Коллектив белән бергә көн кадагындагы барлык проблемаларны да уртага салып тикшерделәр. "Аксубай" АФ җитәкчесе Әхнәф Сөниев терлекчеләрне үз эшләренә җаваплы карарга чакырды.
- Сөтнең сыйфатына аерым игътибар бирергә кирәк, - дип ассызыклады ул. - Әгәр продукция таләп ителгән параметрларга туры килми икән, сөт эшкәртү предприятиесе аны кабул итмәячәк. Боларның барысы да, ахыр чиктә, сезнең хезмәт хакында чагылачак.
УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов хәлгә анализ ясап, савым процессының техник моментларына тукталды:
- Бүген эшкәртү предприятиеләренең чималга таләпләре югары. Савым вакытында аерым кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәү чисталыкны һәм продукциянең сыйфатын тәэмин итә, - дип ассызыклады ул.
Районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин авыруларны профилактикалау буенча киңәшләр бирде.
Киңәшмәдә катнашучылар "Смена" бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасында булдылар. Белгечләрдә маллар асрауга кагылышлы дәгъва тумады. Ташлаткан сыерлар аерым бинага урнаштырылган, асларына җәелгән калын түшәмә авырулардан сакланырга ярдәм итә. Терлекләр тулы кыйммәтле туклану белән тәэмин ителгән, җылы су эчертелә. Бүгенге көндә җитештерү күрсәткечләре артуга таба бара. Бер ай элек күзәтелгән күрсәткечләр белән чагыштырганда бу көннәрдә савым 800 килограммга күбрәк. Бозаулар алуга кагылышлы күрсәткечләр дә яхшы. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар килгән көнне бер сыер ике бозау китерде.
Бу фермада мондый күренеш еш була: узган елда монда өч сыер икешәр бозау бозаулаган. Яңааксубайлылар бозауларны саклауга бәйле уңышлы эш алып баралар. Биредә яшь терлекләр сакланышы 95 процентны тәшкил итә (агрофирма буенча иң яхшы күрсәткеч). Боларның барысына да хезмәтне оештыра белү, савымчыларның, терлекчеләрнең, ферма белгечләренең эшкә җаваплы якын килүләре бәрабәренә ирешәләр. Семинарга йомгак ясаганда шулай ук орлыкландыручы Надежда Куштукованың, ветеринария табибе Татьяна Ильинаның бозаулар алу һәм аларның сакланышын тәэмин итү буенча максатка юнәлешле эшләрен дә билгеләп үттеләр. Район башлыгы Камил Гилманов, савым турында сөйләп, сыйфатлы азыклар булганда һәм коллектив эшкә җаваплы якын килгәндә, күрсәткечләр артырга тиеш, дип ассызыклады.
- Һәркем үз урынында үзенә йөкләнгән бурычларны җиренә җиткереп үтәргә тиеш, - дип өстәде ул. - Шул вакытта нәтиҗә дә булачак.
Нет комментариев