Аксубай районында кыр эшләре башланды
Районда язгы кыр эшләренә старт бирелде.
Һава торышының үзгәреп торуына карамастан, аграрийлар авыл хуҗалыгы циклының иң җаваплы этапларының берсенә – көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Белгечләр билгеләп үткәнчә, бу – киләчәк уңышка турыдан-туры йогынты ясаучы иң мөһим агротехник чара. Кырыс кыштан соң үсемлекләр көчсезләнгән: аларның тулы канлы тернәкләнү өчен көчләре җитми. Туклыклы матдәләрнең үз вакытында килүе бодайның тиз үсә башлавына, көчле вегетатив масса җыюына һәм нык сабак формалаштыруына ярдәм итә.
Узган атнадан башлап, «Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФ» ҖЧҖ агрофирмасы механизаторлары тукландыру эшләренә керештеләр. Бер бригада Яңа Мокшино авылы янында тупланган. Тракторда ашламаларны Андрей Сулбаев китерә, төяүдә Эльвир Нуртдинов эшли. Ике агрегат чәчүлекләргә ашлама сибә.
Игенчеләргә сезон дәвамында зур күләмдә эш башкарырга туры киләчәк: 14 529 гектар мәйданда – көзге бодайны, 8 765 гектарда – көзге рапсны, 4 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландырырга кирәк. Исәп: 1 гектар чәчүлек мәйданына 200 килограмм ашлама.
– Һава торышы әлегә тулы көченә эшләргә ирек бирми, без кырларның уңайлы участокларын эзлибез, мөмкинлек булганча керәбез, – дип сөйли агроном Юрий Герасимов.
Ашлама кертү процессы белән Россельхозүзәк бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов танышты. Ул белгечләр һәм механизаторлар белән аралашты, эш барышы буенча үз киңәшләрен бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев