Һөнәр һәм һөнәр ияләре
Һөнәр буенча иң яхшылар арасында
"Аксубай" АФның баш инженеры Рәшит Исхаков "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" республика бәйгесе җиңүчеләре арасында.
Рәшит Хәйдәр улы бу уңышка күпьеллык фидакарь хезмәте белән иреште. Иске Ибрай урта мәктәбендә белем алганда авыл малайларын механика үзенә җәлеп итә. Берәүләр мәктәпне тәмамлаганнан соң механизаторлык һөнәрен сайласалар, башкалары исә алга таба...
"Аксубай" АФның баш инженеры Рәшит Исхаков "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" республика бәйгесе җиңүчеләре арасында.
Рәшит Хәйдәр улы бу уңышка күпьеллык фидакарь хезмәте белән иреште. Иске Ибрай урта мәктәбендә белем алганда авыл малайларын механика үзенә җәлеп итә. Берәүләр мәктәпне тәмамлаганнан соң механизаторлык һөнәрен сайласалар, башкалары исә алга таба белем алырга карар кылалар. Рәшит Исхаков та алар исәбендә була. 1981 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Хезмәт юлын "Сельхозхимия" берләшмәсе автоколоннасына җитәкчелек итүдән башлый. Аннан соң Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итә. Туган төбәгендә яшь белгечкә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш инженер вазифасын ышанып тапшыралар. Хезмәт кенәгәсендә хезмәт иминлеге буенча инженер, инженер-механик, мехколонна җитәкчесе вазифларын башкару турындагы язмалар да бар. Ә "Аксубай" АФда ул 10 елдан артык эшли. Шул еллар агымында белгеч хезмәттәшләре белән бергә предприятие проблемаларын хәл итә, уңышлар, казанышлар белән уртаклаша. Ул агрофирманың иң тәҗрибәле һәм җаваплы хезмәткәрләренең берсе. Агросәнәгать комплексы белгечләренең республика бәйгесендә җиңүе - моңа дәлил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев