Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Юлларда сак булыгыз

Аксубай ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать белән чыга. Сәбәбе - салкынайтып һәм туңдырып җибәргән һава торышы шартлары. - Шоферларга руль артында булганда аеруча игътибарлы һәм уяу булырга киңәш итәбез, - дип искәртте юл хәрәкәтендә катнашучыларга АКсубай ЮХИДИ бүлеге башлыгы Нияз Гималетдинов. - Ихтияҗ булмаганда ерак юлга чыгудан тыелып торырга, юлда...

Аксубай ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать белән чыга. Сәбәбе - салкынайтып һәм туңдырып җибәргән һава торышы шартлары.



- Шоферларга руль артында булганда аеруча игътибарлы һәм уяу булырга киңәш итәбез, - дип искәртте юл хәрәкәтендә катнашучыларга АКсубай ЮХИДИ бүлеге башлыгы Нияз Гималетдинов. - Ихтияҗ булмаганда ерак юлга чыгудан тыелып торырга, юлда йөргәндә дистанцияне үтәп, куркыныч маневрлардан сакланырга. Шоферларга аварияле хәлләргә юлыкмас өчен җәйге тәгәрмәчләрне кышкыларына алыштырырга. Җәяүлеләр дә юлда йөргәндә уяу булсыннар иде, бозлавык вакытында машинаны тиз генә туктатып булмаска да мөмкин, менә шуның өчен юл аша чыкканда автомобильнең ерак булуына инаныгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев