Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

ЮИДчылар очрашуы

«Игътибар-балалар!» акциясе вакытында «Иске Ильдеряк урта мәктәбе» МБОУ да юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау буенча ЮХИДИ хезмәткәрләренең мәктәп укучылары белән очрашуы үтте. Анда 1-7 сыйныф укучылары, нигездә педагог-оештыручы Ирина Прохорова алып барган «Яшь юл хәрәкәте инспекторы» түгәрәге әгъзалары катнашты. Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл иминлеген пропагандалау инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Илшат...

«Игътибар-балалар!» акциясе вакытында «Иске Ильдеряк урта мәктәбе» МБОУ да юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау буенча ЮХИДИ хезмәткәрләренең мәктәп укучылары белән очрашуы үтте.


Анда 1-7 сыйныф укучылары, нигездә педагог-оештыручы Ирина Прохорова алып барган «Яшь юл хәрәкәте инспекторы» түгәрәге әгъзалары катнашты.
Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл иминлеген пропагандалау инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Илшат Сибгатуллин укучыларга юлда үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Укучылар белән бергә ул юлда куркыныч вакыйгаларны модельләп күрсәтте, юл хәрәкәте кагыйдәләренең кайбер пунктларын аңлатып үтте. Балалар үзләренең очрашу барышында биргән сорауларына шунда ук җаваплар да таптылар. Очрашу соңында һәр укучы яшь велосипедчыга киңәшләр язылган белешмәлек алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Игътибар–балалар!» акциясе