Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

ЮХИДИсыз юл һәлакәте

Июль аеннан Россиядә юл һәлакәтләрен теркәүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Әйтик, әгәр юл вакыйгасында зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк икән, машина йөртүчеләр, атотранспорт киртәләрсез хәрәкәт итсен өчен, юлның үтеп йөрү өлешен азат итәргә тиеш. Моның өчен бөтен нәрсәне фотога төшерергә яки видеотөшерү җайланмасы белән теркәргә кирәк. Әгәр каршылыклар булса...

Июль аеннан Россиядә юл һәлакәтләрен теркәүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде.

Әйтик, әгәр юл вакыйгасында зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк икән, машина йөртүчеләр, атотранспорт киртәләрсез хәрәкәт итсен өчен, юлның үтеп йөрү өлешен азат итәргә тиеш. Моның өчен бөтен нәрсәне фотога төшерергә яки видеотөшерү җайланмасы белән теркәргә кирәк. Әгәр каршылыклар булса - полициягә шалтыратып киңәшләшергә. Һәрхәлдә, вакыйганы теркәү өчен якындагы полиция бүлегенә яки юл-патруль хезмәте постына килү зарур. Кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, бер мең сумга кадәр административ штраф салына. ЮХИДИның ( gibdd.ru) рәсми сайтында мәгълүмат һәм белешмә алу базасы булдырылган, ә анда юл һәлакәтен ничек дөрес теркәү турында сөйләүче пункт та бар, шуннан ук юл һәлакәтен теркәү өчен шпаргалка алырга һәм аны үзең белән йөртергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев