Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Җәяүлеләр һәлак була

Татарстанда автомобиль йөртүчеләрнең җәяүлеләрне таптату очраклары ешайган. Быелның 11 аенда Татарстан Республикасында шундый 1491 очрак теркәлгән, нәтиҗәдә 152 кешенең гомере өзелгән, 1396 кеше имгәнгән. Көзге-кышкы чорда транспорт һәм җәяүлеләр агымы арту, көннәрнең кыскаруы, шулай ук һава торышы шартлары начар булу сәбәпле, юл һәлакәтендә үлүчеләр саны якынча 30 процентка арта. Моңа...

Татарстанда автомобиль йөртүчеләрнең җәяүлеләрне таптату очраклары ешайган.


Быелның 11 аенда Татарстан Республикасында шундый 1491 очрак теркәлгән, нәтиҗәдә 152 кешенең гомере өзелгән, 1396 кеше имгәнгән. Көзге-кышкы чорда транспорт һәм җәяүлеләр агымы арту, көннәрнең кыскаруы, шулай ук һава торышы шартлары начар булу сәбәпле, юл һәлакәтендә үлүчеләр саны якынча 30 процентка арта. Моңа өстәп, кеше үлеме белән тәмамланган юл һәлакәтләренең 70 проценты тәүлекнең караңгы вакытына туры килә.

-1 июльдән гамәлгә кергән канун нигезендә, торак пункт чикләрендә юл читеннән яки әйләнеп үтү юлыннан барганда, күз күреме начар булганда гражданнарның киемендә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булып, әлеге әйберләрне транспорт чараларына идарә итүчеләр күрерлек итү мөһим. Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләргә торак пункт эчендә йөргәндә дә шундый элементлар булган кием кияргә киңәш итә, - дип сөйли Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалтдинов. - Алда бәйрәмнәр, каникуллар көтә, бу чорда автомобильләр һәм җәяүлеләр саны күпкә арта. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Исегездә тотыгыз, автомобиль фаралары якыннан яктыртканда автомобиль йөртүче җәяүлене 50 метр кала гына күрә ала. Ә инде аның киемендә яктылыкны кире кайтаргыч элемент булса, бу аралык 200 метрга кадәр арта. Фара ерактан яктыртканда ул чагыштырмача 100 һәм 350 метрга тиңләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев