Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Светофорлар пәйда булды

Аксубайда дүрт юл участогы җәяүлеләр өчен куркынычсызга әверелде. Юл хәрәкәте иминлеге программалары кысаларында район үзәгенең төп - Мазилин һәм Октябрь урамнарында светофорлар урнаштырдылар. -Мазилин урамында өч белем бирү учреждениесе, социаль приют һәм хастаханә урнашкан - ыгы-зыгы вакытта җәяүлеләр агымы кечле була, - дип сөйли районның баш Дәүләт автоинспекторы Нияз Гималтдинов....

Аксубайда дүрт юл участогы җәяүлеләр өчен куркынычсызга әверелде.



Юл хәрәкәте иминлеге программалары кысаларында район үзәгенең төп - Мазилин һәм Октябрь урамнарында светофорлар урнаштырдылар.


-Мазилин урамында өч белем бирү учреждениесе, социаль приют һәм хастаханә урнашкан - ыгы-зыгы вакытта җәяүлеләр агымы кечле була, - дип сөйли районның баш Дәүләт автоинспекторы Нияз Гималтдинов. - Монда чикләгеч һәм кисәткеч билгеләр торса да, светофор бик урынлы.


Дүртенче светофор Октябрь урамында урнашкан Күпфункцияле үзәк янында пәйда булды.


Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов сүзләренә караганда, юл хәрәкәтен иминләштерү һәм җәяүлеләр өчен юл кичүләре һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштыру буенча комплекслы чараларны тормышка ашыру программасы кысаларында 2016 елда Толстой урамындагы «Кояшкай» балалар бакчасы һәм МЮД поселогының үзәк урамында шуңа бәйле эшләр планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев