Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Штрафтан кулга алуга кадәр

Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре бер ай эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны явыз ният белән түләмәүчеләргә карата ачылган унике эшне судка тапшырганнар. Ел башыннан аларның саны 44 булган. - Безнең хезмәткәрләрнең һәм участок уполномоченныйларының эше турында газета битләрендә даими бастыруга карамастан, штраф түләмәүчеләрнең саны кимеми, - дип сөйли...

Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре бер ай эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны явыз ният белән түләмәүчеләргә карата ачылган унике эшне судка тапшырганнар.



Ел башыннан аларның саны 44 булган.


- Безнең хезмәткәрләрнең һәм участок уполномоченныйларының эше турында газета битләрендә даими бастыруга карамастан, штраф түләмәүчеләрнең саны кимеми, - дип сөйли районның баш дәүләт автоинспекторы. - Без кагыйдә бозучыларга административ хокук бозулар кысаларында аларның хокуклары турында аңлатабыз. Шуңа да карамастан, күпләр штрафларны вакытында түләүгә битараф карыйлар һәм шул рәвешле моңа бәйле хәлне катлауландыралар.


Җәмәгать мәхкәмәсе карары белән явыз ният белән штраф түләмәгән 29 кагыйдә бозучыга карата штраф суммасын икеләтә күләмдә түләттерү җәзасы чыгарылган, 12 кеше бер тәүлектән ун тәүлеккә кадәр срокка кулга алынган, бишесенә мәҗбүри эшләр сыйфатында җәза бирелгән. Исерек килеш машина руле артына утырган өчен штраф суммасы 30 мең сум тәшкил итүен исәпкә алганда, аны шунда ук түләү арзангарак чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев