Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Корбаннар истәлегенә

Районның дәүләт автоинспекторлары Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көнендә укучылар белән акция үткәрделәр. Акциядә катнашучылар һәм укучылар алдында Россия МВДның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллин чыгыш ясады. - Күпчелек юл һәлакәтләре юлда үзеңне дөрес тотмау, иминлек канунына игътибар бирмәү сәбәпле килеп чыга, - дип...

Районның дәүләт автоинспекторлары Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көнендә укучылар белән акция үткәрделәр.


Акциядә катнашучылар һәм укучылар алдында Россия МВДның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллин чыгыш ясады.

- Күпчелек юл һәлакәтләре юлда үзеңне дөрес тотмау, иминлек канунына игътибар бирмәү сәбәпле килеп чыга, - дип сөйләде автоинспектор.

Чараларда "ТР Юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ДКУның Нурлат филиалы фонды директоры Гөлфия Гыймалтдинова да катнашты. Дәүләт автоинспекторлары район үзәгендәге 3 нче мәктәп укучылары белән очраштылар, шулай ук чара акциясе кысаларында "Кояшкай", "Ләйсән" балалар бакчаларында булдылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаучы балаларга бүләкләр дә бирелде. Дәүләт автоинспекторлары укучылар белән берлектә рейд үткәрделәр - бу юлы алар 3 нче мәктәпнең педагог-оештыручысы Любовь Дружкова белән юлга чыктылар. Акция барышында транспорт чараларын йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә белешмәлекләр, яктылыкны кире кайтаргыч элементлар тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев