Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кагыйдә бозуны камера төшерә

    Юлда хәрәкәт итү кагыйдәләрен бозучылар, шофер булсынмы ул, пассажирмы - җәмгыятькә куркыныч тудыручылар булып торалар. Менә шуның өчен район юлларында профилактика эшләре һәм планлы рейдлар даими оештырыла, һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан гына да түгел. Юлларга рейд белән полициянең участок уполномоченныйлары да чыга, хәзер исә кагыйдә бозуларны дәүләт автоинспекциясе урнаштырган...

    Юлда хәрәкәт итү кагыйдәләрен бозучылар, шофер булсынмы ул, пассажирмы - җәмгыятькә куркыныч тудыручылар булып торалар.



    Менә шуның өчен район юлларында профилактика эшләре һәм планлы рейдлар даими оештырыла, һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан гына да түгел. Юлларга рейд белән полициянең участок уполномоченныйлары да чыга, хәзер исә кагыйдә бозуларны дәүләт автоинспекциясе урнаштырган күчмә видеофиксация камералары да ачыкларга ярдәм итә.


    - Ел башыннан күчмә видеотеркәү камералары ярдәмендә биш йөздән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, - дип аңлатма бирде Аксубай ЮХИДИ җитәкчесе Нияз Гималетдинов. - Камералар торак пунктларда һәм төп юлларда урнаштырыла.

    Фото http://volsk64.ru/wp-content/uploads/2013/03/видеофиксация.jpg сайтыннан алынды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: